Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Әти-әниләргә ярдәм

Ялтыраган – алтын түгел, йөгергән, көлгән, өйнең астын өскә китергән – алтын, диләр. Сүз, әлбәттә, балалар хакында. Бала булган йорт – нурлы, яшәү тәмле була. Тик нәниләр яшәгән җирдә тәртип, чисталык булсын өчен шактый көч куярга кирәк.

Белгечләр балачактан ук эшкә өйрәтергә киңәш итә. Өй җыештырганда балага идән себерү, тузан сөртү, гөлләргә су сибү кебек эшләр кушарга була. Сабыегыз суны түгеп бетерер дип курыксагыз, пульверизатор бирегез. Шул рәвешле бала эшкә дә өйрәнә, сезнең белән уртак шөгыле дә була, чөнки вакытны бергә үткәрәсез. Белгечләр әлеге ысулны баланың ничә яшьтә булуына карамастан кулланырга киңәш итә.

Балалар 1-2 яшьлек вакытта ук иҗади сәләтләрен күрсәтә – рәсем ясый башлый. Бергәләшеп төсле карандашлар, буяулар белән рәсем ясасагыз, сез күрмәгәндә бала обойны да “бизәргә” мөмкин. Балаларның сәләте һәм фантазиясе киң, шуңа алар зуррак территориядә иҗат итә башлый. Бу очракта баланы зур картон тартма эченә утыртып карандашлар, фломастерлар тоттырырга мөмкин. Яшь рәссам иҗат итә, өй дә чиста була.

Иҗат яратучы балалар вак әйберләр белән эшләргә ярата. Сәйләнне, туралган кәгазь кисәкләрен ничек җыясыз? Һәр бөртекне табу, җыю кыен, бу очракта кием чистарту өчен ясалган роликны куллану күпкә уңайлырак.

Бәби тугач, күпчелек әти-әниләр бала бер урында гына уйнасын, уенчыклар теләсә кайда таралып ятмасын дип манеж ала. Манеж урынына кабартыла торган бассейн да кулланырга була. Бала үскәч, манеж кирәкми, ләкин урын алып тора. Бассейнны өйдә яки тышта юыну өчен кулланырга мөмкин.

Лизун, слаймны киемнән, келәмнән чистарту өчен дә лайфхаклар бар. Пычранган өслекнең, тукыманың биркасын карагыз. Мөмкин булса, тукыманы кайнар суга салыгыз. 15 минуттан соң тукыманы кер сабыны яки савыт-саба юу катнашмасы белән ышкып юыгыз. Юылып бетмәгән очракта әлеге этапларны кабатларга мөмкин. Келәмнең буялган өлешенә кайнар су салып, губка белән ышкырга була. Соңыннан сабынлап юарга да мөмкин. Слайм катып өлгергән булса, киемне полиэтилен пакетка салып, суыткычка куегыз. 2 сәгатьтән соң катырылган слаймны куптару яки щетка белән ышку җайлырак булачак.

Йоклаган баланы бүлмәдә үзен генә калдырганда, тавышын ишетмәм дип курыксагыз, иске телефон кулланырга була. Видеошалтырату ясап, бер телефонны бала янында калдырыгыз, икенчесен үзегез белән алыгыз. 

Фото – "Татар-информ" архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев