Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Җәйге киемнәрне саклауга куяр вакыт

Киләсе җәйгә дә сөенеп кияр өчен киемне дөрес итеп сакларга кирәк

Аяк киеме һәм сумкаларның формасы бозылмасын өчен, эченә йомарланган кәгазь тутырыгыз. Сумка эченә рулонлап төрелгән җәйге яулык, шарфларны да салырга була. Сумканы элеп түгел, тартмада сакласаң яхшырак. Җиңелрәкләрен элеп куярга да мөмкин.

Аяк киемен саклау өчен уңайлы органайзерны энә тота белгән кеше үзе дә тегә ала. Моның өчен киңлеге – 30, озынлыгы 60 сантиметрлы ике кисәк тыгыз тукыма кирәк. Тукыма кисәкләрен уң ягы белән бер-берсенә салып, өстән һәм астан тегеп тоташтырабыз. Ачык калган ике кырые сыпылмасын өчен, бөкләп, тегеп чыгарга була. Өске яктан 15-20 сантиметр чамасы төшеп (туфлиның биеклегеннән тора), аркылыга җөй салабыз. 20 сантиметр астарак тагын бер җөй салына һәм өч бүлемнән торган “капчык” барлыкка килә. Капчыкның өске ягына ике элмәк ясап, кием элгеченә беркетәбез. Һәр бүлемгә берәр пар аяк киеме сыя.

Формасы бозылмасын өчен аяк киемнәрен вертикаль формада сакларга кирәк. Капларда саклаганда да, аяк киемнәрен бастырып куегыз.

Җәйге аяк киемнәрен шкафка алып куйганчы, яхшылап чистартып, крем сөртергә кирәк. Эченә газета тутырып, картон тартмада саклау яхшы булыр. Аяк киеме формасын югалтмасын өчен, махсус калыпларын тыгып куегыз. Урын экономияләр өчен, берничә катлы махсус киштә алырга мөмкин.

Эшләпәнең формасы бозылмасын өчен, аларны берсе эченә берсен кидереп, торттан бушаган зур тартмада сакларга мөмкин. Киләсе сезонда, тартмадан чыгаргач, бөгәрләнгән кырларын үтүкләргә була.

Кием элгеченең аратасына уртача калынлыктагы, 40–50 сантиметр озынлыктагы берничә сүс бау бәйләп куйсаң, эшләпәләрне саклар өчен менә дигән җайланма килеп чыга. Гап-гади кер кыстыргычы белән баш киемнәрен бауга каптырып куясың.

Наилә Нәбиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев