Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Җәйге киемнәрне саклауга куяр вакыт

Киләсе җәйгә дә сөенеп кияр өчен киемне дөрес итеп сакларга кирәк

 Киемнәрне саклауга куйганчы һәрберсен карап, тикшереп чыгыгыз. Бер генә тапкыр киелгәннәрен дә юмыйча саклауга куярга ярамый. Кечкенә генә тап тукымага сеңеп, сез аннан котыла алмаячаксыз.

Юылган киемнәрне яхшылап киптерегез. Урамда, җиләс җилдә киптерсәгез, бигрәк тә яхшы.Саклауга куйган кием аз гына дымлы булса да, аннан бурсыган ис киләчәк.

Сәдәфләре төшкән, җөйләре сүтелгән булса, тегеп куегыз. Беренчедән, язга кадәр сәдәф югалырга мөмкин, икенчедән, киләсе елга киемне кияр вакыт җиткәч, аны тәртипкә китерергә вакытыгыз булмавы бар.

Трикотаж һәм стрейч тукымадан тегелгән киемнәрне, шифон яки челтәр күлмәкләрне төрелгән килеш сакларга киңәш ителә. Элгечтә трикотаж сузыла. Башка киемнең каптырмасына эләгеп, нәфис тукымадан тегелгән күлмәкнең җепләре чыгу куркынычы бар.

Киемнәрне рулет сыман төреп саклау отышлырак. Урынны да күп алмый, бөгәрләнүе дә азрак.

Көя күбәләгенең йонны гына түгел, ефәкне дә яратуын онытмагыз. Чын ефәктән булган киемнәрне саклауга куйганда көядән саклый торган препаратлар кулланырга кирәк.

Киемне истән саклау өчен, арасына киптерелгән лаванда яки тимьян салынган кечкенә янчыклар кыстырыгыз. Лаванда исе көядән дә саклый.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев