Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Җәйге ялны матур үткәрик

Җәй ул су коену, кызыну һәм рәхәтләнеп ял итү вакыты гына түгел, ә безнең тәнебезгә куркыныч тудырган чор да. Тик бу проблемалар алдында югалып калмаска, алардан һәрчак котылу юлларын эзләргә кирәк!

     Аяк табаннары корый һәм ярыла. Кич белән һәр көнне аякларыгызны яхшылап юарга онытмагыз. Иртән аякларыгыны көн саен зәйтүн мае белән майлагыз һәм сулый торган аяк киеме кияргә тырышыгыз. Шуны да онытмагыз, көн дәвамында аякларыгызны ешрак “җилләтергә” тырышыгыз. Култык асты юешләнү. Бу очракта һәр хатын-кыз антиперспирантны дөрес сайларга тиеш. Иң элек ул коры булырга тиеш. Кайбер антиперспирантлар, киресенчә, тәнне тагын да юешләтүчән була. Иртә белән душтан соң антперспирант кулланырга онытмагыз. Сипкелләр пәйда була. Әгәр сипкелле булу ошамый икән, кызу көннәрдә урамга чыкканда, табигатьтә йөргәндә киң кырлы эшләпә һәм күзлек киеп йөр. Биткә иң зур SPF-фильтрлы крем сөртергә һәм һәр ике сәгать саен аны яңартып торырга киңәш итә белгечләр. Кояшта чәчләр кибә. Чәчләр озынрак булган саен, алар күбрәк игътибар таләп итә. Әгәр кул селтәсәң, аларның саламга әйләнгәннәрен көт тә тор. Шуңа күрә дә, һәр көн саен чәчләрне дымландыра торган шампуньнәр белән юарга, бальзам сөртергә киңәш ителә. Шулай ук, көн дәвамында берничә тапкыр термаль су да сиптерергә мөмкин.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев