Телләр турында
О – иң борынгы хәреф
О – иң борынгы хәреф
Дөньяда иң киң таралган аваз – “а” авазы.
Ул аваз булмаган телләр юк.
Телләрнең күплеге ягыннан Папуа-Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты чамасы, ягъни 500гә якыны шунда тупланган.
Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48гә җитә.
Дөньяда иң сирәк аваз – “рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый.
Африкада яшәүче бушменнар телендә чиртү тавышына охшаган аваз бар.
Иң күп тел белүче дип 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән, тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.
Хәзерге вакытта дөньяда 65 алфавит билгеле. Алар арасында иң күп авазлысы – кхмер теле алфавиты. Ул 72 аваздан тора.
Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, ротокас телендә исә иң азы – алты тартык кына.
Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55кә җитә.
Абхаз теле ике сузыктан гына файдалана.
Дөньяда барлыгы 7174 тел бар дип исәпләнә.
Якынча ике атна саен бер тел онытыла, юкка чыга икән.
Дөньяда иң киң таралган тел кытай теле санала. Бу телдә бер миллиардтан артык кеше сөйләшә.
Иң борынгы тел – Кытай теле.
Иң күп терминнар һәм иң күп сүзләр – инглиз телендә. (Ул терминнар теле булып санала).
Күп телләрдә бертөрле яңгырый торган ике сүз ул – мама, папа.
Иң борынгы хәреф – О хәрефе. 53 илдә инглиз теле дәүләт теле булып санала.
Уильям Шекспир 24000 сүз белгән. Шуның 1700 ен үзе уйлап чыгарган.
Иң җиңел тел – фин теле. Анда сүзләр ничек ишетелә, шулай языла.
Иң озын алфавит – Камбоджа алфавиты. Анда 74 хәреф бар.
Иң кыска алфавит – Тын океанда урнашкан Бугенвиль утравында яшәүче халыкларныкы. Анда 12 хәреф исәпләнә.
Изображение от nensuria на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев