Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Шоколад

Бүген кибет-базарларда шоколад кебек тәмле ризыкның бик күп төрләре сатыла

Шоколад

Бүген кибет-базарларда шоколад кебек тәмле ризыкның бик күп төрләре сатыла. Шуңа күрә сатып алучы кайсын сайларга белмичә аптырап та калгалый.

Россияда составында какао ризыклары (какао мае һәм какао порошогы) 25% тан ким булмаган татлы ризык кына шоколад дип ата-ла. Шулай ук аны җитештергәндә какао мае алмаштыргычы кушылган шоколад массасын куллану рөхсәт ителми.

Шоколад массасының рецептурасына hәм эшкәртү ысулына карап, шоколадның түбәндәге төрләре җитештерелә:

 - өстәмәләр кушылган һәм өстәмәләр кушылмаган гадәти шоколад  –  шоколад массасының ваклану дәрәҗәсе 92% тан ким булмый;  

- өстәмәләр кушылган һәм өстәмәләр кушылмаган десерт шоколад - шоколад массасының ваклану дәрәҗәсе 96-97% тан ким тугел;

- өстәмәләр кушылган hәм өсәмәләр кушылмаган куышлы шоколад - шоколад массасы вакуумда эшкәртелә;

- диабетик шоколад - шикәр алмаштыргычлар кушып җитештерелә, гомуми шикәрнең масса өлеше (сахароза да исәпләп) 9% тан артык булырга тиеш түгел;

- ак шоколад - составында какао порошогы булмый.

Өстәмәләр кушылмаган шоколадның төп ингредиентлары булып какао порошогы, какао мае, шикәр, эмульгатор (лецитин), хушисләткеч тора. Өстәмәләр сыйфатында сөт ризыклары, чикләвек, йөзем, вакланган цукатлар, күпертелгән ярмалар h.б. кулланылырга мөмкин. Шоколадның әче сортларында шикәр азрак, сөтле сортларында сөт мае күбрәк була.

Әгәр шоколад составында төп продукт булып саналган какао мае юк икән, бу шоколад дип түгел, ә татлы плитка булып санала.

Фото Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев