Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Миләш тәме

Кызыл һәм кара миләшне кайчан кулланырга?

Кызыл миләш җиләк-җимеш кислоталарына, аминокислоталарга, пектинга бай. Анда шикәр алыштыргыч буларак кулланыла торган сорбит бар. Кызыл миләш температураны төшерү, бәвел куу үзлегенә ия, ашкайнату бизләре секрециясен көчәйтә, азыкны яхшырак эшкәртергә булыша. Ул организмга нурланыш тәэсирен киметә. Канның оючанлыгы югары, ашказаны согының әчелеге артык,  тромблар барлыкка килү куркынычы булганда, кызыл миләш куллану тыела.

Кара миләш (арония) - C, А, В, Р витаминнарына, йодка, магнийга, марганецка бай. Ул кан басымын төшерә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, токсиннарны чыгара, бавырны, үт юлларын чистарта, йөрәк-кан тамырларына файдалы. Табиблар кара миләшне атеросклероз, ревматизм, гипертониядән тәкъдим итә. Калкансыман биз авырулары борчыганда аның файдасы зур.

Кара миләш канны куерта, канның оючанлыгы югары булганда, тромбофлебиттан, гипотония (кан басымы түбән булу) борчыганда зыянлы.

Фото -  администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев