Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Күп эчмәгез

Чама хисен югалтмыйча, организм үзе таләп иткәнчә эчәргә киңәш ителә.

Күп эчмәгез

Бер тәүлектә кеше организмына 2-3 литр су керә. Аны организм сыеклыклардан гына алмый, ашаган ризыкның да бер өлеше су бит. Шуңа күрә аш, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашасагыз, сусамассыз.

Эсседә, авыр физик эш башкарганда кеше суны күп эчә. Чөнки мондый чакта тир күп чыга. Тир белән бергә организмнан су гына түгел, минераль матдәләр, беренче чиратта аш тозы да бүленеп чыга. Шуны белгәнлектән, сез организмдагы су балансын да, тоз балансын да торгызырга тиешсез. Моның өчен минераль су эчү файдалы. Тоз балансының бозылуы аруга, сүлпәнлеккә, ә кайбер чакларда көзән җыеруга да китерә. Бик күпләр суны кирәгеннән артык эчәләр. Ул артыклык зур булмаганда әллә ни зыянлы түгел, чөнки артык су тиз арада тир һәм бәвел белән организмнан чыгып китә. Ләкин күп су эчү -  организм өчен артык йөк бит ул. Аз эчү дә зыянлы. Бу күптөрле авыруларга китерүе ихтимал. Шунлыктан, чама хисен югалтмаска киңәш ителә.

Фото - "Мөслим - информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев