Үзем дә китаплар язам
Яраткан китабым дип Роберт Миңнуллинның җыентыкларын әйтә алам. Роберт белән бергә укыдык, ул бик көчле шагыйрь, депутат иде. Балалар язучылары арасында аның дәрәҗәсенә җиткән шагыйрьләр юк. Р. Миңнуллинның теле гади һәм шул ук вакытта үтемле.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь:
Яраткан китабым дип Роберт Миңнуллинның җыентыкларын әйтә алам. Роберт белән бергә укыдык, ул бик көчле шагыйрь, депутат иде. Балалар язучылары арасында аның дәрәҗәсенә җиткән шагыйрьләр юк. Р. Миңнуллинның теле гади һәм шул ук вакытта үтемле.
Фоат Садриев әсәрләрен яратып укыйм. Ф. Садриев – авыл җирендә яшәп Г.Тукай премиясенә лаек булган бердәнбер язучы. Аның теле, фикерләве, фикерен ярып салуы ошый. Ф. Садриев җанга үтеп керүче әсәрләр иҗат итә. Факил Әмәк, Ләбиб Лерон, Роза Хәбибуллина, гомумән, бөтен якташ язучыларның әсәрләрен укып барырга тырышам. Илдус Гыйләҗев белән бергә укыдык, Әлмәт язучылар союзына бергә йөрдек. Аз гына сүзләр белән зур мәгънәгә ия шигырьләр яза Илдус. Фәнис Яруллинны, Әнгам Әтнабаевны яратып укыйм. Тарихи китаплар белән кызыксынам. Авыллар, төрле оешмалар тарихы турында укырга яратам, алардан үрнәк алырга тырышам.
Рус әдәбиятыннан Василий Шукшинны, Иван Бунинны, Иван Тургеневны яратам. Әлеге язучыларның хикәяләре язу стиле, гадилеге, теманың ачылуы, аңлаешлы булулары белән үзенчәлекле.
Ризаэтдин Фәхретдин һәм Валентин Распутин әсәрләрен тормышымны, фикеремне үзгәрткән китаплар дип атар идем. Р. Фәхретдин – тарихчы, аның китапларында дин турында да мәгълүмат бар. В. Распутин уй-фикерләре белән тормышымны үзгәртте. Фәнис Яруллин әсәрләрендә дә акыллы фикерләр күп.
Бүгенге көндә Ләбиб Леронның “Хаҗ сәфәре” исемле язмаларын укыйм. Ул “Безнең мирас” журналында басылып килә. Шул ук вакытта Габдулла Тукай турында истәлекләр белән кызыксынам. Тукайның кем һәм нинди булуын шушы истәлекләр аша да белергә була. Остазым Хатыйп Миннегулов “Гомерләр уза икән ул” исемле китабын бүләк итте. Китапта профессор авызыннан үзем турында да фикерләр ишетү рәхәт булды.
Яраткан цитатам Фәнис Яруллиннан.
Пьеса язам нан өчен,
Проза язам сан өчен.
Шуларны язып карагач,
Шигырь язам җан өчен, – дип язган ул. Әлеге шигырьнең дүртенче юлы миңа бигрәк тә туры килә. Шигырьләр миңа җан азыгы бирә.
Киңәш. Кыска, шул ук вакытта бик мәгънәле итеп язучы Ф. Яруллинны укырга киңәш итәм. “Большая книга афоризмов” дигән китап бар. Аның бер битендә генә дә әллә ничә афоризм бирелгән. Шушы китапны бигрәк тә яшьләр укысын иде.
Мин үзем дә шигырьләр язам, авыллар тарихы турында мәгълүмат туплап, китаплар бастырам. Якташыбыз Зариф Мөэминовның әсәрләрен гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, “Истәлек дәфтәре” һәм “Маҗара” китапларын туплап чыгардым. “Маҗара” җыентыгын нәшер итүдә якташыбыз Ф. Әмәкнең ярдәме зур булды. “Авыл утлары” газетасының актив хәбәрчесе Ягъсуп Мортазинның “Тормыш мизгелләре” исемле китабын чыгардык. Сабакташым, озак еллар “Авыл утлары” газетасы редакторы булган Мөдәмил Әхмәтовның шигырьләрен һәм аның турында истәлекләр туплап, “Кайту” китабын нәшер иттек. Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйльфановның шигырьләр китабын чыгардык. Районыбызда туып үскән Әхсән Шәех белән Кәшиф Кормашевның шигырьләрен китап итеп бастырдык.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев