Уку фикерләү сәләтен үстерә
Үземә айга бер китап укырга дигән максат куйдым. Китап уку фикерләү сәләтен, күзаллауны үстерә, фантазияне арттыра, чөнки укыганда геройларны, әсәрнең сюжетын күз алдына китерәсең (дөнья мәшәкатьләрен онытып сериал караган сыман)
Үземә айга бер китап укырга дигән максат куйдым. Китап уку фикерләү сәләтен, күзаллауны үстерә, фантазияне арттыра, чөнки укыганда геройларны, әсәрнең сюжетын күз алдына китерәсең (дөнья мәшәкатьләрен онытып сериал караган сыман).
Яраткан китапларымның берсе – Грегори Дэвид Робертсның “Шантарам” романы. Китап авторның үз тормышында булган вакыйгаларга нигезләнгән. Әсәрнең баш герое, нинди генә ситуацияләргә эләкмәсен, чын мәгънәсендә кеше булып кала.
Тормышка мөнәсәбәтемне үзгәрткән китаплар булды. Гүзәл Яхина китаплары шулай тәэсир итте. Мин аның һәр китабын чыгу белән алып укыдым. Әлеге китапларны 2-3 ел элек укысам да, алар һаман истә. Гүзәл Яхинаның өч романы да укырга жайлы, теле гади, әсәрләре тормышны икенче яктан ача, дөньяга карашны үзгәртә. “Зулейха открывает глаза” романы хатын-кызның сабырлыгын, гүзәл затларның тормыш авырлыкларын кичерә, түзә белүен күрсәтә. “Дети мои” романында мәхәббәт, үлем, тарих һәм сәясәт беренче планга чыга. “Эшелон на Самарканд” роман-сәяхәтендә сүз караучысыз калган 500 баланы Казаннан Сәмәркандка эвакуацияләү турында бара. Балаларны юлда мавыктыргыч һәм шул ук вакытта куркыныч маҗаралар көтә.
Дөньяга карашымны үзгәрткән тагын бер авторны билгеләп үтәсем килә. Ул – Халед Хоссейни. Аның өч романын укыдым: “Бегущий за ветром”, “Тысяча сияющих солнц” һәм “И эхо летит по горам”. Романнар берсеннән-берсе мавыктыргыч, сюжетлары уйланырга этәрә, кызганыч моментларында күңел тула, елыйсы килә. Әлеге китапларның эчтәлеген бер-ике җөмлә белән генә сөйләп чыгып булмый, укып карарга тәкъдим итәм.
Нигездә тарихи романнар һәм психология буенча китаплар укырга яратам. Соңгы арада сәламәтлеккә кагылышлы китаплар да кызыксыну уята башлады.
Һәр китапның үз вакыты. Тормышта нинди дә булса сораулар туса, җавапны китаплардан табарга була. Һәр китап нинди дә булса мәгънәгә ия, нәрсәгә дә булса өйрәтә. Хәзер китап эзләп йөрисе дә юк. Элек китапларны шәһәргә барып алсак, хәзер аларны интернет-кибетләрдән кайтартырга була. Мин бөтен китапларны интернет-кибетләр аша алам. Балалар әти-әни кулында китап күреп үссә, үзләрендә дә уку теләге уянырга, алар да китап белән кызыксына башларга мөмкин. Китап дөньясы бай, шуңа һәркем күңеленә ошаган жанрдагы китапны табып укый ала.
Соңгы укыган китабым – Ричард Уэбстерның “Родственные души” җыентыгы. Анда һәркемнең күңелгә якын кешесе, тугандаш җаны (родственная душа) булуы раслана. Фани дөньяда гына түгел, үткән тормышта да без җан тарткан кешене эзлибез. Әлеге китап вафат булганнан соң кешенең җаны якынча 53 елдан соң башка тәндә яңадан туа дип дәлилли. Бу фикерне гипноз сеансы вакытында геройлар үзләре җиткерә, аңлата. Геройлар кайсы гасырда кем булганнарын сөйләп бирә. Бу китап экстрасенсорикага ышанган кешеләр күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.
Яраткан цитатам Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” романыннан: “Чтобы дойти до цели, человеку нужно только одно – идти”.
Фото – Лилия Срурованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев