Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Татарча да укыйм, русча да

Балачактан ук китаплар укырга яратам. Әтиебез күп укый, китаплар, газета-журналлар алдыра иде. Мәктәптә дә китап укуны таләп иттеләр. Авыл китапханәсендәге күпчелек китапларны укып чыктым, дисәм, ялгыш булмас. Татар язучыларының әсәрләрен дә, русча китапларны да укыдым. “Казан утлары” журналының һәр санын көтеп ала идек.

Фирдәүс Фәрхетдинов, Рус Шуган мәктәбе директоры:

Балачактан ук китаплар укырга яратам. Әтиебез күп укый, китаплар, газета-журналлар алдыра иде. Мәктәптә дә китап укуны таләп иттеләр. Авыл китапханәсендәге күпчелек китапларны укып чыктым, дисәм, ялгыш булмас. Татар язучыларының әсәрләрен дә, русча китапларны да укыдым. «Казан утлары» журналының һәр санын көтеп ала идек. 

Фәнни-популяр китаплар, фантастик әсәрләр укырга яратам. Фантаст язучылар Иван Ефремов, Адлер Тимергалин китапларын йотлыгып укый идем. Кызганыч, хәзерге фантастика космос турында хыялланган кешеләр өчен түгел, ә кеше куркытыр өчен языла кебек. Соңгы укыган китабым да фәнни-фантастик әсәр: Владимир Корчагинның «Астийский эдельвейс» романы. 

Педагогия институтында укыган елларым үзгәртеп кору вакытына туры килде. Репрессия корбаннары турындагы «калын» журналларны уку өчен китапханәнең уку залына ярты елга кадәр чират иде. «Огонек» журналын, «Аргументы и факты» газетасын, «калын» журналларны институт каршындагы киосктан танышлык белән генә алып була иде. 1961 елда Александр Солженицынның «Новый мир» журналында басылган «Один день Ивана Денисовича» повестен 80нче еллар башында тулай торакта яшәгәндә юрган астына качып укыганым хәтердә. Бүген мин Александр Солженицын әсәрләренең совет системасын җимерү өчен файдаланылганын анлыйм. Элек ул безнең өчен чынбарлык, «дөрес тарих» кебек тоела иде. 

«Күңелемә якын» дип аерым бер китапны атый алмыйм, һәр әсәрнең үз урыны бар. Вакыты чикләнмәгән китаплар бар: алар дөнья мәдәнияте тарихында эз калдырган, шедеврлар!

Тарихи китаплар укырга яратам. Ринат Мөхәммәдиевнең Мирсәет Солтангалиев турындагы «Сират күпере» романы университет тәмамлаганда диплом эшен язарга этәргеч бирде. Райондашыбыз Фоат абый Садриевның «Таң җиле» романы совет системасындагы кризисның чагылышы булып тора. 

Чын детективлар яратам. Мәсәлән, Конан Дойлның Шерлок Холмсы җинаятьләр ачучы түгел, бик акыллы кеше буларак күрсәтелә. 

Яраткан цитатам. Үземә ошаган фразаларны, цитаталарны язып барырга тырышам. Шуларның икесен сезнең белән дә бүлешәсем килә. «Дайте человеку все то, что он пожелает и в следующую минуту он почувствует — это все не все, чего ему надо», — ди философ Иммануил Кант. И. Кантның бүгенге көндә бик актуаль булган тагын бер цитатасы: «Злой человек не может быть счастливым, ибо оставаясь с самим собой, он остается со злодеем наедине».

Киңәш. Урта мәктәптә укыганда психолог Владимир Левинның китаплары белән кызыксына башладым. Аның «Искусство быть собой», «Искусство быть другим», «Охота за мыслью», «Разговор в письмах» әсәрләрен һәр кешегә укырга киңәш итәр идем. Әлеге китаплар конфликтларсыз яшәргә өйрәтә. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев