Мөхәммәт Мәһдиевне яратам
Яраткан язучыларым: Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова, Мөхәммәт Мәһдиев. Күңелгә иң якыны – М.Мәһдиев.
Роза Маракина,
Яраткан язучыларым: Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова, Мөхәммәт Мәһдиев. Күңелгә иң якыны – М.Мәһдиев. Аның кайсы әсәрен алсаң да, һәркайсы гади, халыкчан итеп язылган. Иң ошаганы – “Без – кырык беренче ел балалары” повесте. Сугыш чоры балаларының педагогия училищесында белем алулары, авыл кешесенең мең төрле мәшәкатьләре – барысы да гади, аңлаешлы тел белән язылган. Укырга рәхәт! Институтта укыганда М.Мәһдиев ике көн безгә лекция укыган иде. Аны тыңлавы – үзе бер могҗиза!
Фикеремне үзгәрткән китап. Аяз Гыйләҗевның “Балта кем кулында?” романын бик күптән укыдым. Әсәрдә 1988-1989 авыр еллар сурәтләнә. Төп герой Нәҗип заманга яраклашмаган, куркак, башкаларга буйсынучы кеше буларак тасвирлана. Һәркем үз язмышына үзе хуҗа, ләкин – язмыш тамырына чаба торган балталарның кайберләре үз кулыбызда. Минемчә, Нәҗип – акыллы интеллигент, әсәрдә аның фаҗигасе күрсәтелә. Әсәрне укыгач, “алсу күзлек”не салып, дөньяга башкача карый башладым.
Төрле җанрдагы китаплар укыйм. Барысын да яратам, дияр идем, фантастиканы өнәп бетермим, бәлки аңламыймдыр. Авыл тормышы турында китаплар, мәхәббәт романнары күңелгә якын. Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романы (Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында), “Хәния” бәяны (Хәния Фәрхи турында) бик матур язылган. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы шәп! Зифа Кадырованың кайсы әсәрен алсаң да, йөрәккә үтеп керә.
Китапларны нигездә китапханәдән алып укыйм, сатып та алам. Мөслим-информга кайткан китапларны алып, укып барам. Авылда китапханә һәм музей ачарга телим, шул максаттан кулланылышта булган китапларны да җыям. Укырга яратуымны белеп, китап бүләк итүчеләр дә бар.
Китаптан цитата. Элек бер дәфтәргә үземә ошаган шигырьләрне язып бара идем. Хәзер анда цитаталар да язам. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
Сергей Есениннан: “Кеше синең белән бары тик ике максатта гына аралаша: я синең кадереңне белә, я синнән файдалана”.
Фәнис Яруллиннан:
“Гел янәшә йөри
Гөнаһ белән савап.
Бөтенесе өчен
Бирәсе бар җавап”.
Нәҗибә Сафинадан:
“Авылыннан китсә дә кеше,
Кавеменнән китмәсен.
Кавеменнән киткән кеше
Бәхет өмет итмәсен”.
Әдәби марафоннарда катнашам. Сезне дә 1 апрельдә старт алачак марафонга көтеп калам. Марафонда катнашуның бер авырлыгы да юк, 21 көн дәвамында укыган китапларыгыздан кызыклы, башкаларны җәлеп итәрлек өзекләр куеп барырга кирәк. Китап укырга яратучылар күп булса да, марафонда мөслимлеләрнең аз катнашуы күңелгә тия. Күрше районнардан катнашучылар күбрәк, алардан калышмаска иде.
Хәзерге вакытта Фоат Садриевның “Тургай” повестен укыйм. Дөрес, ул балалар өчен язылган, ләкин Тургай кушаматлы малайның маҗаралары, тормышны яратуы үзенә җәлеп итте. Укуы да рәхәт! Китап балачакны искә төшерде.
Киңәш. Мин Фәнис Яруллинның шигырьләрен укырга тәкъдим итәр идем. Аның төпле фикере бар, дөньяга карашы үзгә. Дөрес, шигъриятне бөтен кеше дә кабул итмәскә мөмкин, ләкин Ф.Яруллин шигырьләре күңелгә үтеп керә дә үз урынын ала.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев