Китаплар да гөмбәләр кебек
Бөтен китапларны да укып чыгу мөмкин түгел, кирәкми дә, дип уйлыйм.
Андрей Митрофанов, үзмәшгуль
Әдәбиятта жанрлар күп һәм төрле, язучыларны санап бетерерлек түгел. Бөтен китапларны да укып чыгу мөмкин түгел, кирәкми дә, дип уйлыйм.
Яраткан китабым юк. Китап уку буенча 35 ел стажы булган кешенең яраткан китабы булмауга гаҗәпләнергә кирәкми, дип уйлыйм. Минем яраткан авторым бар: ул – О.Генри. Көтелмәгән чишелешләр белән кыска хикәяләр язу остасы ул. О.Генриның бер хикәясен укый башлыйсың да, үзең дә сизмәстән, бербер артлы бишенче, алтынчы әсәренә күчәсең. О.Генриның әсәрләре бик оригиналь һәм 100 елдан артык вакыт үткәч тә әһәмиятен югалтмый, актуаль булып кала.
Һәр китап тормышка карашны күпмедер үзгәртә. Китапларны күбрәк укыган саен фикерне, карашны үзгәрткән конкрет бер әсәрне билгеләү авыррак. Бик көчле китаплар бар! Аларның тәэсире гомер буена җитә.
Китапларны гөмбәләр классификацияcенә тиңләү урынлы булыр, дип уйлыйм. Китаплар да гөмбәләр кебек ашарга яраклы, шартлы рәвештә яраклы һәм яраксыз, ягъни агулы була.
Бүгенге көндә Терри Пратчеттның “Безумная звезда” романын укыйм. Бу – Терри Пратчеттның фэнтези стилендәге “Плоский мир” романнар циклы.
Яраткан цитатам Антуан де Сент-Экзюпериның “Маленький принц” повестеннан: “Мы в ответе за тех, кого приручили”.
Киңәш. Мин тәкъдим итәчәк китапларны һәркем дә укый ала (алар һәр китапханәдә бар). Бәлки укыгансыздыр да. Балалар өчен Карло Коллодиның “Приключения Пиноккио” әкияте һәм зурлар өчен Константин Симоновның “Живые и мёртвые” трилогиясе. “Приключения Пиноккио” әкияте – кеше булырга, ә “Живые и мёртвые” трилогиясе кеше булып калырга өйрәтә.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Фото - А.Митрофановның шәхси архивыннан
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев