Китап ул – тиңсез хәзинә
Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина китаплар укырга ярата. Ул фикерләре белән бүлеште
Яраткан китабым – Михаил Булгаковның “Мастер и Маргарита” романы. Әсәрдә сүз бүгенге чынбарлыкка охшаш дөньяда мәхәббәт көче, ышаныч һәм азатлык турында бара. Романдагы юмор һәм ирония катыш бирелгән фикер тирәнлеге һәм зирәклек соклану уята, кабатланмас, истә калырлык геройлар язмышы күңелнең иң тирән төпкелләренә үтеп керә. Роман – акыллы фикерләр һәм тирән идеяләр белән сугарылган, уйландыра һәм тормышка карашны үзгәртә торган әсәрләрнең берсе.
Китаплар – башкаларның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган хәзинә. Һәр яңа китап үсәргә, өйрәнергә һәм яхшы якка үзгәрергә мөмкинлек бирә. Китаплар кешенең дөньяга карашына йогынты ясый. Бер китап кына фикерне яки дөньяга карашны үзгәртә алмый, дип уйлыйм. Һәр әсәр нәрсәгә дә булса өйрәтә: кайбер әсәрләрдә геройларның чыдамлыгына, батырлыгына сокланабыз, кайсында тискәре геройларны әхлаксыз гамәлләре өчен гаеплибез һәм аларга охшамаска тырышабыз.
Күптән түгел Василь Быковның “Обелиск” повестен укыдым. Әсәрдә буыннар алмашы, чорлар арасындагы тыгыз бәйләнеш, традицияләргә тугрылык мәсьәләләре күтәрелә. Төп герой укытучы Алесь Морозны автор гадәти булмаган, башкаларга охшамаган, тыйнак кеше итеп күрсәтә. Барлык балалар да укый алсын, иң мөһиме – үзләрен илнең тулы канлы гражданнары итеп тойсын өчен ул пан утарында мәктәп ача. Мороз балаларга гаделлек турында сөйләп кенә калмый, авырлыклардан курыкмыйча, дөреслекне исбатларга, аңа ирешүдә үрнәк тә күрсәтә.
Минем өчен китап ул – күңелле вакыт үткәрү мөмкинлеген бирүче акыллы, игелекле дус. Һөнәрем турыдан-туры китап белән бәйле, нинди китапларны укырга яратуым, кайсыларын яратмавым турында әйтә алмыйм. Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романын янәдән мәктәп программасына кертүләренә чын күңелдән сөенәм.
Яраткан цитатам – “Мы в ответе за тех, кого приручили”. Антуан де Сент-Экзюпериның “Маленький принц” әкият-повестеннан алынган гыйбарә безгә бәйле, без тәрбияләгән, өйрәткән кешеләр, үзебезгә ияләштергән җан ияләре өчен җаваплы булуыбыз турында искәртә. Укытучы буларак, мин укучыларым өчен дә җавап бирәм. Укытучы укучыларын кайгыртырга, аларга терәк булырга, үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Бу киләчәк буынның формалашуында һәм җәмгыятьтәге урынын табуда укытучының роле әһәмиятле булуын күрсәтә.
Киңәш. XXI гасыр кешеләре китап укуны искелек калдыгы дип саный. Ата-аналар балаларында укуга мәхәббәт тәрбияләми, нәтиҗәдә һәр яңа буын тагын да ныграк артка чигенә. Китапларны виртуаль дөнья алыштырды. Халык элек әдәбиятның кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуын оныта башлады. Психологлар китап уку яшүсмернең үсеше һәм шәхес буларак формалашуы өчен мөһим, дип саный. Наташа Ростовага охшаган кыз, Раскольниковны хәтерләткән ир-егетләр янәшәдә генә йөрергә, хәтта гамәлләре дә кабатланырга мөмкин.
Мин классик әдәбият укырга киңәш итәм, ул безгә башка дөнья, башка чор белән танышу мөмкинлеген бирә. Классикларның әсәрләреннән тарихи мәгълүмат та алырга мөмкин, алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Әсәрләрдән Декабристлар восстанисе, Бородино сугышы, Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары, революция турында мәгълүмат талырга мөмкин. Классик әдәбиятта безгә охшаган, әмма башка кыйммәтләр, максатлар, идеаллар белән яшәгән кешеләр тормышы чагыла. Иртәме-соңмы һәркем рус, татар яки чит ил классикасы белән кызыксына башлый. Заман кешесенә яхшы китаплар кирәк, аларда тирән мәгънә ята.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Фото – Ч. Хәйруллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев