Китап укысаң, күңел агара
Үземне белә башлаганнан бирле китап уку – иң яраткан шөгылем.
Рәмилә Дәүләтова, мәгариф ветераны:
Үземне белә башлаганнан бирле китап уку – иң яраткан шөгылем.
Иң яраткан әсәрем – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы. Анда ана исеме белән янәшә торган укытучы хезмәте шундый оста итеп бирелгән, үзеннән-үзе алар белән бергә эшлисе килә. Кечкенәдән бу һөнәргә гашыйк һәм һәр укытучымның нинди дә булса уңай эш алымын сеңдереп барырга омтылган кеше буларак, Рушад һәм Гата образлары аша авыл мәктәбендә укытуның кыенлыклары да, укытучы һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр бирелеше дә, укытучы ия булырга тиешле сыйфатларны күрсәтү дә мине куркыту түгел, киресенчә, ныклы әзерлеккә этәрүче көч булды. Әсәрне игътибар белән укыганда, берничә ел эшләгән укытучы кадәр мәгълүмат туплап була.
Тормышымны, фикеремне үзгәрткән китап. Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның тиз арада 14 телгә тәрҗемә ителгән “Калдырма, әнкәй” повестен укыгач, хәтта авырлыклар күреп үскән безнең буын кешеләренең дә тормыш кадерен белми яши башлавын аңладым. Класс сәгатьләрендә сөйли-аңлата торгач, район китапханәсендә язучы белән эчкерсез очрашу үткәргәч, күпләрнең дөньяга карашын дөрес юнәлешкә үзгәртә алганбыздыр дигән инану белән яшим.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.
Фото – Р. Дәүләтованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев