Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап уку тынычландыра

Гөлнара Гайсина, Башкарма комитетның юридик бүлеге җитәкчесе: Күпчелек сериаллар карый, ә мин хыялны өстен күрәм, шуңа китап укый м. Кызыклы китапны 2-3 сәгать эчендә укып чыга алам. Кайчак нинди дә булса китап укыганнан соң аның нигезендә төшерелгән фильмны да эзләп табып карыйм. Шул рәвешле үземнең күзаллавымны режиссерныкы белән чагыштырам. Гадәттә, үзем күзаллаган геройлар текәрәк була, әмма чыгармалар да бар. 2008 елда төшерелгән “Грозовой перевал” фильмы чыгарма булып тора. Анда актерлар составы гаҗәеп!

“Яраткан китап” дигән төшенчәне кабул итмим. Һәр китап – үзенчәлекле сәяхәт ул. Һәр китап алмаз кырлары кебек. Хыял тудырган дөньядан да матуррак дөнья юк!
Фикеремне үзгәрткән китап дип Дэниел Кизның “Цветы для Элджернона” китабын әйтер идем. Бик тирән кичерешләр, фикерләр уятты ул, дөньяны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күзлегеннән күрсәтте. Әфганстанда туып үскән Халед Хоссейниның китаплары да дөньяны, тормышны икенче яктан күрсәтә.
Соңгы укыган китабым – Эрих Мария Ремаркның “Жизнь взаймы или У неба нет любимчиков”. Кичә Ринат Валиуллинның “Не дура” китабын укый башладым. Автор фикерен кыска итеп җиткерә белә. Китап укырга түземлеге җитмәгән кешеләр өчен әйбәт. Әлеге авторны башта кабул итмәдем, янәдән укый башлагач ошады. Ул башта берәр тезис китерә, аннан шуңа аңлатма бирә. 
Күбрәк криминал, детектив әсәрләр укыйм. Бу минем һөнәремә, белгечлегемә дә бәйледер, мөгаен. Сидни Шелдонның әсәрләрен яратам. Тарихи әсәрләрне дә үз итәм. Имам Вахитовның китапларын укып, татарлар турында күп тарихи фактлар ачтым. Шпионаж турында, хәрби тематикага китапларны үз итәм. Конкрет кеше тарафыннан хис-кичерешләр аша тасвирланган тарихи вакыйгалар (мәсәлән, Освенцим тоткыннары, партизаннар турында) ошый. Гомумән, бөтен китапларны да укыйм.
Хәтергә уелып калган цитаталар – нигездә фильмнардан. “Гражданочка, ты туда не ходи, сюда ходи – а то снег башка упадёт, совсем мёртвый будешь”, “Ты что дурак? Кто же его посадит?! Он же памятник!”, “Кушать подано,  садитесь жрать”, “Так, год у тебя был, три – за побег, пять – за детсад. Иди иди, Вася” (“Джентельмены удачи” фильмыннан)
“И тебя вылечат”, “Требую продолжения банкета!”, “Ты пошто боярыню обидел, смерд!” (“Иван Васильевич меняет профессию” фильмы)
Иң ошаганы: “Никто другой не сможет пройти твою дорогу. Только ты сам. Не уставай в пути. Земля не может утомить идущего. Утомляют злость, неверие, отчаяние и одиночество.” (“Цыган” фильмыннан.)
Киңәш. Китапларны төшке аш вакытында, кич ашарга пешергәндә яки төнлә укыйм. Китап уку тынычландыра, эштә дә нык ярдәм итә: белемне, фикерләү дәрәҗәсен күтәрә, грамматикага, җөмлә төзелешенә игътибар итәсең, яңа сүзләр өйрәнәсең. Китаплар, фильмнар турында балалар белән дә фикер алышабыз. Бу бик мөһим. Билгеле бер китапны яки авторны гына түгел, дөньядагы бөтен китапны да укырга киңәш итәм. Һәр китап ниндидер яңалык ача, яңа хис-кичерешләр бүләк итә. 
“Кулыма китап алам” рубрикасында укырга яратучы, чын мәгънәсендә “китап җене кагылган” райондашларыбызның фикерләрен бирәбез.

Римма Афзалова

Фото Гөлнара Гайсинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев