Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап уку - иң яхшы ял

Яраткан китабымның исемен дә, авторын да әйтмим. Китап геройларының тормышы белән яшәргә мәҗбүр итә!

 Андый әсәрдә бөтен эмоцияләр, хис-тойгылар ничек бар, шулай языла. Андый китаплар татар әдәбиятында да, рус һәм чит ил әдәбиятында да күп. Һәр китаптан нәрсәдер алырга була. Үз авторыңны табу кирәк!Тормышымны үзгәрткән әсәр дип 4 сыйныфта укыган китапны әйтер идем. Җәйге каникул вакыты. Дусларым Заһит һәм Шыгаеп белән балыкка төшәргә җыенабыз. Күрше егетенә кердем. Тәрәзә төбендә китап ята: гел рәсемнәрдән генә тора, хәрефләре эре. Шуны укый башладым. Китапның исемен дә, эчтәлеген дә хәтерләмим. Анда бер малайның үлгән кошны әтисе белән күмүләре турында язылган иде. Китапны укып тыела алмыйча еладым. Шунда: “Кешеләрнең күңеленә үтәрлек шундый китап язсаң иде”, – дип уйладым. Шушы хыялым бүгенгә кадәр яши. 
Күңел ихтыяҗы булганда яки яза алмаганда кулыма китап алам. Укыганда нәрсәдер “келт” итә дә, язып китәм. Электрон китапларны хупламыйм. Кәгазь китапны укыганда кочаклап йоклаган чаклар да була. Ошаган фикернең яки сорау тудырган абзацның астына сызып, китапларны буяп бетерәм. Кәгазь китапның шул ягы рәхәт! Китап ул – хисләр оясы. 
Бүгенге көндә Хәниф Хәйруллинның “Кайда сез, улларым?” китабын укыйм. Анда авторның өч повесте тупланган. Һәр китап яңалык алып килергә тиеш. Хәниф Хәйруллин әсәрләрендә яңалык бар! Хәнифне “Канатлар талмасын” әсәре танытты. Әсәр җитәкчеләрнең роле турында. Тиздән Хәниф Хәйруллинның “Орбитадагы кеше” китабы дөнья күрәчәк. 
Философия, психология турында китапларн яратам. Халык медицинасы белән кызыксына башладым. Язучы психологияне, философияне белергә тиеш! Биография яздың да бетте түгел. Әсәрнең идеясе булырга, ул бер фикергә буйсынырга тиеш! “Болай эшлә” яки “алай эшләмә” дип акыл сату кызыклы түгел, сиздермичә генә тәрбияләргә, йөрәккә үтеп керергә кирәк. 
Язучы фикере. Элек режиссерлар пьесаны “туздырып ата” иде. “Ышанмыйм”, “кеше болай эшли алмый”, “ялган”, диләр. Тәнкыйтьне кабул итү авыр, әмма ул кирәк. Хәзер тәнкыйть бетте, алай гына да түгел, фельетон жанры да бетте. Хәзер бөтен нәрсә тамашага, шоу, фестивальгә әйләнеп бара.
Хезмәткә бәя дә кимеде. Кем аз эшли, шуны күтәрү бара. Элек төп герой гади хезмәт кешесе иде. Тормышны бит игенчеләр, төзүче, шахтер, нефтьче тарта. Аларны герой итү авыр. Бүгенге заман кешесе әдәбиятта үзен күрергә тели. Ә бүгенге тормышны язу бик авыр. Тәнкыйтьләргә ярамый, мактар әйбер аз. 
Киңәш. Хәзер клипча фикерләү (клиповое мышление) өстенлек итә, диләр. Бу бит инде чыпчыкның очып килеп, бер-ике сикереп китүенә тиң. Ничек алай фикерләп буладыр – белмим. Яшьләргә мин китап укырга киңәш итәр идем. Әдәби әсәр моңа кадәр кичерә алмаган хис-кичерешләр, тәҗрибә бирә, күңелне чистарта, ихтыяр көчен тәрбияли. Габдрахман Әпсәләмовның батырлык турындагы китаплары гына да ни тора?! Китап уку ул – иң яхшы ял. Укыганда беркем дә бүлдермәсә, аннан да зур ләззәт юк! 

Фоат Садриев, халык язучысы.

Фото - "Мөслим-информ"архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев