Китап – тормышта ярдәмлек
Китап уку миңа көч бирә, мин аларда сорауларыма җавап табам.
Йолдыз Зәкиева, Мөслим туган як музееның фондларны саклаучысы:
Китап уку миңа көч бирә, мин аларда сорауларыма җавап табам. Китапларны бүләк итүчеләр дә бар, эштән дә алып кайтып укыйм, китапханәдән дә алам. Әниемдә дә китаплар бик күп, үземнең дә шәхси китапханәм бар.
Әти-әнием икесе дә укырга яраталар иде. Әтием – өч сыйныф бетергән сугыш чоры баласы. Ул бик күп укый иде. Алабуга педагогия университетында укыганда, профессорларның лекцияләрендә әти сөйләгәннәрне ишетеп гаҗәпләнә идем. Әнием бүген дә китаплар укый.
Үзем укыган китапларның барысын да яратам. Аларны санап бетерү мөмкин түгел. Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы, Гаяз Исхакый әсәрләре, Венера Касыймованың “Әллә язмышым, әллә ялгышым”, Фәнис Яруллинның “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, Нәбирә Гыйматдинованың “Кырагай” повестьлары, якташ язучыларыбызның иҗаты – барысын да яратам!
Тормышымны үзгәрткән китап дип төрек язучысы Решат Нури Гюнтекинның “Чалы кошы” романын атар идем. Мин булачак тормыш иптәшемнең шушы әсәрдәге төп геройның сөйгәне Кемран бей кебек чибәр булуын теләдем. Бу – юләрлек, әлбәттә! Ләкин шуның өчен дә яшьлек ул!
Бүгенге көндә якташыбыз Шәмсия Җиһангированың тирән эчтәлекле, дөньяда яшәүнең асылын ачып бирүче “Кыйбла барлау” китабын укыйм. “Яшел гармун” повесте аша Шәмсия апа белән башта прозаик буларак таныштым, аннан соң гына шигырьләрен укый башладым. Гадәттә язучылар я проза, я шигърият өлкәсендә үсеш ала, Ш.Җиһангирова һәр юнәлештә оста иҗат итә. Аның шигырьләре – чын сәнгать әсәрләре: төзелеше, эчтәлеге ягыннан да, һәркемнең күңелендәгесен әйтеп бирә белүе белән дә үзенчәлекле. Якташ язучыларыбызның барысына да гадилек хас. Якташларым белән ихластан горурланам!
Көчле, нечкә күңелле, башкалар өчен сәеррәк күренгән геройлар турында укырга яратам. Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләре шундый. Аның геройлары табигатьне ярата, хайваннар телен аңлый, башка кешеләр аларны аңламый, читкә кага. Бәлки үзем дә шундый булгангадыр, миңа алар якын. Флүс Латыйфиның “Кырагай”, Фәнис Яруллинның “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повестьларында да сәер геройлар бар.
Русча китаплар да укыйм. Япон язучысы Абэ Кобоның “Женщина в песках” романы күңелемә якын. Әлеге әсәрне кабат-кабат укыйм, ул авыр вакытларда миңа көч бирә. Әсәрнең герое, тормыштан туеп, коллекциясен баету өчен чүлгә бөҗәкләр эзләргә китә һәм шунда яшерен авылларга юлыга. Биредә төн кунып чыгу өчен генә кергән герой шунда калырга мәҗбүр була.
Яраткан цитатам: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш”. Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан алынган бу юллар – минем тормыш девизым.
Киңәш. Роза Хәбибуллинаның “Мулла килене” повестен һәркемгә укырга киңәш итәр идем. Әлеге әсәр белән танышу төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә, дип уйлыйм. Кинорежиссерларга да бу әсәрне экранлаштырырга тәкъдим итәр идем. Повестьта татар халкына хас сыйфатлар, безнең әби-бабаларыбызның көчле рухлы, тырыш булуы тасвирлана.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Фото – Й.Зәкиеваның шәхси архивыннан.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев