Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Һәр китап яңа мәгълүмат бирә

Китаплар укырга бик яратам! Мәктәптә укыганда әни миңа гел китаплар сатып ала иде. Мөслимнең Кооператив урамында районда бердәнбер китап кибете эшли һәм ул минем иң яраткан кибетем иде.

Надежда Юмагулова, Яңа Усы мәктәбе директоры:

Китаплар укырга бик яратам! Мәктәптә укыганда әни миңа гел китаплар сатып ала иде. Мөслимнең Кооператив урамында районда бердәнбер китап кибете эшли һәм ул минем иң яраткан кибетем иде. Детективлар, фантастика, фэнтезидан башка барлык жанрлардагы әсәрләрне дә укыйм. Шулай да Евгений Замятинның “Мы” роман-антиутопиясен кызыксынып укыдым. Бу әсәрдә кешелек дөньясының булырга мөмкин киләчәге бик кызыклы тасвирланган.
Яраткан китапларым күп. Шуларның берничәсе: Лев Толстойның “Война и мир” роман-эпопеясы, “Анна Каренина” романы, Михаил Шолоховның “Тихий Дон” романы, Алексей Толстойның “Петр Первый” тарихи романы, Михаил Булгаковның “Мастер и Маргарита” романы, Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” романы. Әлеге әсәрләр, XVIII гасырда, XIX гасыр башында язылуларына карамастан, бүгенге көндә дә актуаль булган проблемаларны бик тирән итеп ачып бирә. Бу китапларда мәхәббәт, патриотизм, дуслык, эш сөючәнлек, кешелеклелек кебек темалар яхшы ачылган. 
Тормышны, фикерне яки дөньяга карашны бер генә китап үзгәртә алмый. Укыган барлык китаплардан да ниндидер яңалык, тәҗрибә туплап, үзенә күрә бер эзлеклелек белән тормышны җайга саласың. Төрле китап төрле фикерләр тудыра, уйлар өермәсен куа. Шулай да тормышыма аеруча нык тәэсир иткән китаплар бар. Алар: Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день”, “Плаха” романнары, “Белый пароход” повесте, Валентин Распутинның “Живи и помни” повесте, Федор Абрамовның “Две зимы и три лета” романы. Әлеге әсәрләр тормышчан булулары белән җәлеп итте.
Бу көннәрдә Иван Папаскириның “Женская честь” романын укыдым. Кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән китапны укып чыгуыма һич үкенмим. Китап 80нче елларда язылган. Әсәр сугыш чорындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы Абхазия турында.
Күңелгә кереп калган цитаталар – Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” романыннан. “Если это бремя досталось мне, значит, оно мне по плечу”, “Не буду думать об этом сейчас. Подумаю об этом завтра”. 
Киңәш. Халед Хоссейниның “Бегущий за ветром” романын һәм “И эхо летит по горам” повестен, Светлана Алексиевичның “У войны неженское лицо”, “Цинковые мальчики”, “Чернобыльская молитва”, “Последние свидетели” документаль китапларын, Хезер Моррисның “Татуировщик из Освенцима”, “Дорога из Освенцима” романнарын, Пэм Дженоффның “Пропавшие девушки Парижа”, Розелла Посториноның “Дегустаторши” китапларын укырга киңәш итәм, чөнки әлеге китаплар без бик аз белгән тарихи вакыйгалар турында яңа мәгълүмат бирә. “Дегустаторши” әсәре Адольф Гитлерга әзерләнгән һәр ризыкны авыз итеп караучы кызлар язмышы турында. Кристи Лефтериның “Хранитель пчел из Алеппо” әсәрендә Сириянең Алеппо шәһәрендә яшәүче умартачы үз башыннан кичкән вакыйгаларны тасвирлый. Татьяна де Ронэның “Ключ Сары” романында Франциядәге яһүдләрнең ачы язмышы сурәтләнә.
Сәхифәне  Римма Афзалова алып бара.

“Кулыма китап алам” рубрикасында укырга яратучы, чын мәгънәсендә “китап җене кагылган” райондашларыбызның фикерләрен бирәбез.

Фото – Надежда Юмагулованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев