Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Һәр чорның үз китабы

Гүзәл Морзаханова,психолог, блогер, сәяхәтче

Кайчак бик күп китаплар укыган кебек тоела, саный башлагач, аларның саны бик аз булып чыга. Шуңа укыган китапларымның исемлеген төзергә булдым. Гадәттә елына 24 китап укыйм. Узган ел 30 китап укыдым, быел сәяхәт итү сәбәпле азрак укыганмын.

 

Яраткан китабым – Айн Рэндның “Атлант расправил плечи” трилогиясе. Әсәр героеның характеры күңелемә якын: ул беренче урынга үзен, хыялларын һәм ирекне куя, тормышта карарларны да шулардан чыгып кабул итә.

Миңа мотивация бирүче китаплар ошый. Әдәби әсәрләрне, кино караган кебек, онытылып тору өчен укыйм. Якты, игелек, яхшылык турында, позитив энергия бирүче, мотивацияләүче китаплар ошый. Джон П. Стрелекиның “Кафе на краю земли”, “Сафари” китаплары ошый.

 

Тормышымны, фикеремне үзгәрткән китаплар – өчәү: Наполеон Хиллның “Думай и богатей”, Робин Шарманың “Монах, который продал свой “феррари” һәм Стивен Ковиның “Семь навыков высокоэффективных людей” китаплары. Беренче ике китап – уй-фикерләрнең материальләшүе, соңгысы – кешеләр белән аралашуның җиде ысулы хакында. “Семь навыков высокоэффективных людей” китабыннан “Һәркемгә башкалар белән ике як та отышта калырлык итеп аралашырга кирәк” дигән фикер истә калган. Шул рәвешле дөньяны үзгәртергә була, ди автор. Үзеңә нинди мөнәсәбәттә булсаң, башкаларга да шулай карарга кирәк. Бу – әлеге китапны укыганда истә калган принципларның берсе.

 

Хәзерге вакытта Конкордий Антаровның “Две жизни” мистик романын укыйм. Аңа кадәр Андреа Боттлингер һәм Клаудия Хохбрунның “Герои книг на приеме психотерапевта” китабын укыдым. Китапта герой психотерапевт белән “Гарри Поттер” әсәрендәге геройларның холык-фигылен, эш-гамәлләрен анализлый. Китапларны күбрәк укыган саен яңа әйбәт әсәр табу авыррак. Соңгы укыган китаплардан иң нык тәэсир иткәне – Барбара Шерның “Отказываюсь выбирать” китабы. Гомумән, Б.Шер китаплары бик ошый! Сезгә дә укырга киңәш итәм.

 

Яраткан цитатам. Күңелемә якын цитаталарны социаль челтәрләрдәге аккаунтларыма куям. “Две жизни” китабыннан истә калган цитата: “Зачем возвращаться мыслями к прошлому? Дважды потерять прошлое нельзя. Зачем думать с ужасом о будущем, которого вы не знаете, которого еще нет. Потерять можно одну только настоящее, вот это летящее “сейчас”.

 

Киңәш. Төрле чорда төрле китаплар кирәк, дип уйлыйм. Мәктәптә укыганда фантастик әсәрләр укый идем. Студент вакытта фикерләү сәләтен үзгәртү турында китаплар белән кызыксына башладым. Классик әсәрләргә өстенлек биргән чор да булды. Хәзер психология белән кызыксынам. Һәр чорның үз китабы. Наполеон Хиллның “Думай и богатей”, Робин Шарманың “Лидер без титула”, “Кто заплачет, когда ты умрешь” китаплары фикерләүне үзгәртә. Николай Козловскийның “Как относиться к себе и людям” китабы үзара мөнәсәбәтләр психологиясе турында сөйли. Классик әсәрләргә караганда, бу китаплар мөһимрәк, аларны укырга киңәш итәм.

Сәхифәне

Римма Афзалова

алып бара.

 

Хөрмәтле райондашлар! “Китап киштәсе” сәхифәсе өчен укырга яратучы, “китап җене кагылган” дусларыгыз, танышларыгыз турында мәгълүмат бирүегезне сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 2-55-00.

 

Фото – Гүзәл Морзаханованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев