Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Берьюлы берничәне укыйм

Эшемә бәйле рәвештә еш укырга туры килә. Мин тарих буенча музей дәресләре һәм экскурсияләр алып барам.

Равил Тимкин,
туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре:

Эшемә бәйле рәвештә еш укырга туры килә. Мин тарих буенча музей дәресләре һәм экскурсияләр алып барам. Тарихи китаплар белемемне тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Матур әдәбиятка килгәндә, моңа кадәр даими укуым белән мактана алмый идем. Бер филолог белән танышуым классика һәм, гомумән, әдәби әсәрләр укырга этәрде. Ул – минем дустым һәм укыган һәр китабым турында аның белән фикер алышабыз.
Кабатланмас кичерешләр бүләк иткән китап – Джон Стейнбекның “Гроздья гнева” романы. Роман 30нчы елларда АКШта булган Бөек депрессия чоры турында. Әлеге әсәрне бүгенге вәзгыятьне аңларга теләгән һәркем укырга тиеш (параллельләр үткәрү өчен) дип уйлыйм. Аңа кадәр Ильф һәм Петровның “Одноэтажная Америка” документаль әсәрен укыдым, ул да дөньяга карашымны үзгәртте. Николай Помяловскийның “Очерки Бурсы” китабы да нык тәэсир итте. Бу китапны һәркемгә дә укырга киңәш итә алмыйм, әмма балалар белән эшләүчеләр һәм Россиянең мәгариф тарихын өйрәнүчеләр әлеге әсәрне укырга тиеш, дип саныйм.
Мин бер генә китап укый алмыйм. Берьюлы уртача 3-4 китап укыйм (бер көндә һәр китапның бер бүлеген), алар кровать янындагы тумбада тора. “Сюжетлар буталмыймы?” дигән сорау туар. Юк, буталмый. Аерыла алмыйча һәм башка китаплар белән бутамыйча укыган бердәнбер әсәр ул – Федор Достоевскийның “Братья Карамазовы” романы. 
Истә калган иң шәп цитата да шушы әсәрдән: “Главное, самому себе не лгите. Лгущий самому себе и собственную ложь свою слушающий до того доходит, что уж никакой правды ни в себе, ни кругом не различает, а стало быть, входит в неуважение и к себе, и к другим”. (Иван Карамазов).
Фантастиканы сирәк укыйм. Шулай да бер китап күңелгә кереп калды. Ул – Станислав Лемның “Солярис” романы. Әсәр уйландыра.
Соңгы укыган китапларым Маркус Зусакның “Книжный вор” романы һәм Ганс Фалладаның “Один в Берлине” романы. Анда вакыйгалар Өченче рейх һәм Икенче бөтендөнья сугышы фонында бара. Хәзер полководецларның мемуарларын, Зигмунд Фрейд хезмәтләрен, Синклер Льюисның “У нас это не возможно” романын һәм Карл Марксның “Капитал”ын укыйм.
Китап укыганда үзең өчен яңалык ачасың. Зур, әһәмиятле булмаса да, яңалык. Бик сирәк китаплар гына битараф калдыра ала, гадәттә, андый әсәрләр укый башлаганда ук билгеле була һәм алга таба укудан баш тартасың. Күпчелек очракта китап уйланырга һәм шушы ук авторның шуңа охшаш сюжетлы яки башка китабын эзләргә этәрә.
Һәркем укырга тиеш, дип уйлыйм. Интернеттагы кыска постларны түгел, ә тере китаплар укырга кирәк. Уку бит ул – автор белән диалог, автор инде күптән арабызда булмаса да, әсәр аша аның хис-кичерешләрен тоясың, күңел халәтен аңлыйсың. Иң яхшы китап ул – әлегә мин укымаган әсәрдер... 

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Римма Афзалова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев