Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Товар сыйфатсыз булып чыкса

Интернет кибетләрдән кайтарткан товарларны тикшерергә онытмагыз!

Райондашыбыз интернет-кибеттән югары басымлы югыч кайтарткан. “Товарны алганнан соң, тикшерергә тотындым: төргәгенең бөтенлеге бозылган, югычның үзендә сызык эзләре бар, җитмәсә, насосы да эшләми. Шулай ук, югычның 2016 елда ук җитештерелүенә гаҗәпләндем. Мин сатучының адресына хәбәр яздым. Анда барлык кимчелекләрен күрсәттем, үземнең тәлапләрне билгеләдем: сатучының сыйфатсыз югычны яңа товарга алыштыруын яки акчасын кайтаруын сорадым. Минем мөрәҗәгатьтән соң әлеге кибетнең вәкиле югычны алып китте. Көннәр бара, ләкин чаралар һаман юк. Бу очракта мин нишләргә тиеш?» – ди ул. Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә.
– Россия Федерациясе  “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 5 маддәсе нигезендә, сатучы техник товарларга хезмәт итү вакыты билгеләргә тиеш. Озак вакыт куллану өчен, җитештерүче хезмәт срогын билгеләргә хокуклы.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында.

Рәмилә Сәләмова

Резеда Әхмәтшина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев