Ит ярымфабрикатларын сайлау турында
Ит продуктларын рациональ файдалану – сәламәт туклануның нигезе.
Ит продуктлары аксым һәм тимер чыганаклары булып тора. Шул ук вакытта аларда бик күп күләмдә майлар да бар. Шуңа күрә итле ризыкларны чиктән тыш күп куллану организмда холестеринның артуына һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына китерергә мөмкин.
Ит продуктларын рациональ файдалану – сәламәт туклануның нигезе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нык майлы ит һәм ит продуктларын мөмкин булганда кузаклы культуралар, балык, кош ите, йомырка яисә итнең майсыз сортларына алыштырырга тәкъдим итә. Ит, балык яисә кош ите порцияләре дә зур булмаска тиеш.
– Кибеттә сосиска яисә сарделька сайлаганда маркировкасын игътибар белән укып чыгыгыз. Маркировка аңлаешлы, укыла торган булсын. А яисә Б категорияле товарга өстенлек бирегез – бу хакта мәгълүмат товарның этикеткасында була. Моннан кала яраклылык вакытын һәм саклау шартларын да тикшерегез. Колбаса эшләнмәләре суыткычта (+6 градустан да югары булмаган) сакланырга тиеш, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.
Колбасаның тышы чиста булырга тиеш. Фаршы йомшак, киселгән урынында шулпа-май күренгән, соры төстәге колбаса батонын сату рөхсәт ителми.
– Киселгән урынында 5 миллиметрдан зуррак бушлыклар булган, батоны сынган яисә “шартлаган”, упаковкасы бозылган яки ертылган товарны да сатуга чыгарырга ярамый, – ди Алена Виноградова.
Колбаса продуктларын очраклы кешеләрдән алмаска киңәш ителә. Бары тик суыткычлар белән җиһазланган кибетләрдән генә алырга кирәк.
– Инде сатып алынган ит ярымфабрикатының сыйфатсыз булуы ачыкланса, сатучыга карата дәгъва языгыз. Ул ике данәдә булырга тиеш. Дәгъвада товарның җитешсезлекләре турында ачык язылсын. Бер данәсе сатучыга тапшырыла яисә хат белән җибәрелә. Хатны тапшыру турында белдерү кәгазе булса, тагы да яхшы. Дәгъваны сатучыга шәхсән тапшырган очракта дәгъваның икенче данәсендә сатучының исем-фамилиясе, вазыйфасы, дата күрсәтелергә тиеш, – ди Алена Виноградова.
Закон нигезендә сез сыйфатсыз товарны алыштырып алырга хокуклы яисә сатып алынган товардан баш тартып, аны кире сатучыга тапшырып, товарның бәясен кайтара аласыз. Сатучы сыйфатсыз товарны кире алырга бурычлы.
Сатып алучының касса яисә товар чегы, яки товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы башка төрле документы булмау аның таләпләрен үтәмәү өчен нигез булып тормый. Сатып алуны раслау өчен шаһитларның сүзе дә җитә, диелә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев