Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кулланучыга

Бөтендөнья кулланучылар көнендә эксперттан 5 мөһим киңәш

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

Кулланучы һәрвакыт хаклы, әмма сәүдә базарында кулланучыларның хокуклары якланамы? Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Регина Мослахова белән сөйләштек.

– Регина Рәйхановна, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтүнең әһәмияте нидә?

– Бу дата кулланучыларның хокуклары яклануын искә төшерүе белән әһәмиятле. Ул ел саен төрле исем астында уза. Быел кулланучыларның хокукларын яклау көне “Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар” девизы астында уза. Әлеге лозунг заманның төп таләпләрен чагылдыра: онлайн сәүдә үсеше, сәүдә базарының глобальләшүе һәм тәэмин итү чылбырының барлык этапларында да продукциянең иминлеген гарантияләү зарурлыгы.

– Күпчелек сезнең оешмага нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

– Онлайн сәүдә иң күп сораулар һәм резонанс тудырган мәйданчык булып кала. Интернет-кибетләрдән алынган товарларны җитештерүчегә кире кайтару, түләнгән акчаны кайтару буенча бик еш мөрәҗәгать итәләр. 2025 елда безнең бүлек аша 219 кеше консультация алды. 14 кулланучыга сатучы адресына дәгъва язуда ярдәм күрсәтелде. Быел 41 райондашыбызга консультация ярдәме күрсәтелде, ике кулланучыга претензия төзергә булыштык.

– Сатып алынган бөтен товарны да кире кайтарып буламы?

– Сатып алучының гаебе булмаган очракта – әйе, кире кайтарып була. Акчаны һәм вакытны югалтмас өчен, паникага бирелмәскә кирәк. Кайвакыт азык-төлекнең кимчелеге – өлешчә ашалганнан соң, техникадагы төзексезлек куллана башлагач кына ачыклана. Кулланучы акчаны кире кайтаруны таләп итсә, сатучылар еш кына товар өчен түләнгән акчаның бер өлешен тотып калырга тырыша. Мондый очракларда кулланучылар, РФ Гражданнар кодексының 503 маддәсенең 5нче пункты нигезендә, товар өчен түләнгән бөтен сумманы таләп итә ала. Законда күрсәтелгәнчә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтарганда, сатучы, товарның өлешчә кулланылуы аркасында, акчаны киметеп кайтарырга тиеш түгел. Кулланучылар турындагы законның 35 маддәсе нигезендә, сатучы яки башка төр хезмәт күрсәтүче, сатып алучыдан кабул ителгән товарны бозган яки югалткан очракта, өч көн эчендә шундый ук әйберне тәкъдим итәргә яки акчасын икеләтә арттырып кайтарырга тиеш. Заказны рәсмиләштергәндә, товар бәясе күрсәтелмәгән булса, моны бәяләү экспертизасы ярдәмендә билгеләргә мөмкин.

– Регина Рәйхановна, кулланучыларга нинди киңәш бирер идегез?

– Иң мөһиме – үз хокукларыңны белергә һәм, сорау туса, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. РФ Конституция судында быел бер кулланучының эше каралды. Кулланучыга интернет-кибеттән алынган кулланылышта булмаган товарны почта аша кире кайтарырга рөхсәт итмәгәннәр. Кибет сатып алучының яшәү урыныннан шактый ерак урнашканга күрә, аны товарны кире кайтару хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ул “Роспотребнадзор” аша да сатучыга йогынты ясарга тырышып караган. РФ Конституция суды әлеге бәхәстә сатып алучыны яклады һәм дәгъва белдерелә торган нормаларны РФ Конституциясенә туры килми дип таныды, нәтиҗәдә дистанцион ысул белән сатып алынган товарларны җитештерүчегә кире кайтаруны йөкләде.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев