Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Законнарны бозма!

40 яшьлек райондашыбыз автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә итүдә гаепләнә.

Район прокуратурасы 40 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Ул административ җәзага тартылган булуга карамастан, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. 
Дознание версиясе буенча, 2023нче елның 9 маенда 20 сәгать 11 минут тирәсендә бу ир-ат шофер таныклыгы булмаган көе, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган.

– Әлеге ир-ат Иске Вәрәш авылыннан “Лада Гранта” маркалы автомобильдә Мөслим авылына китә. Мөслимнең Кооператив урамында аны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре туктата һәм алкоголь исереклеге хәлендә булуын ачыклый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районында карап тикшерелә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - "Татар-информ архивыннан
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев