Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Законнарны бозган өчен җаваплылыкка тартылган

Республика прокуратурасы йөкләмәсе буенча Мөслим районы прокуратурасы коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында бер оешманың 2022 елда эшкә элеккеге дәүләт хезмәткәрен кабул итүе ачыкланды. Әмма бу хакта, гамәлдәге законнарны бозып, дәүләт хезмәткәре яллаучының соңгы эш урыны буенча вәкиленә элеккеге дәүләт хезмәткәрен эшкә кабул итү турындагы хәбәре җибәрелмәгән. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге оешманың генераль директоры адресына хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмә җибәрелде.

– Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү йөкләнгән вазыйфаи затка карата РФ КоАП 19.29 маддәсе буенча административ хокук бозу турындагы карар чыгарылды. Тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән кимчелекләр бетерелде. Элеккеге дәүләт хезмәткәрен аның соңгы эш урыны буенча дәүләт хезмәткәре яллаучысы вәкиленә эшкә алу турында хәбәр җибәрелде. Югарыда күрсәтелгән хокук бозулар өчен дисциплинар җаваплылыкка бер вазыйфаи зат җәлеп ителде, – дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев.

Прокурор актлары каралды һәм канәгатьләндерелде. Карар нәтиҗәләре буенча оешманың вазыйфаи заты гаепле дип табылды, гаеплегә 20 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев