Хокукларны кайтару җиңел түгел
Ата-ана хокукларын балалар хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китереп гамәлгә ашыручы ата-аналар законда билгеләнгән тәртиптә җавап тотачак
Үз бурычларын үтәүдән читләшкән ата-аналарга карата ата-ана хокукларын чикләү яисә мәхрүм итү рәвешендә чара күрелергә мөмкин.
Ата-ананың ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү сәбәпләре туктатылган очракта, аларның дәгъвасы буенча суд ата-ана хокукларын торгызу турында карар чыгара ала. Канунда ата-ана хокукларын торгызу мөмкинлеге каралса да, ул сизелерлек көч куюны, бала тәрбияләүгә мөнәсәбәтне һәм яшәү рәвешен тамырдан үзгәртүне таләп итә.
Ата-ана хокукларын кайтару РФ Гаилә кодексының 72нче маддәсендә күрсәтелгән. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-ана бала тәрбияләүгә мөнәсәбәтен, үз-үзен тотышын, яшәү рәвешен үзгәрткән очракларда, хокуклар кире кайтарыла ала. Ата-ана хокукын кире кайтару өчен судка дәгъва гаризасы бирергә кирәк. Баланың фикерен исәпкә алып, аның мәнфәгатьләренә каршы килгән очракта, суд ата-ана хокукларын кире кайтару дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартырга хокуклы. 10 яшькә җиткән балага карата ата-ана хокукларын кайтару баланың ризалыгы белән генә башкарыла ала.
Бала уллыкка алынган һәм уллыкка алу юкка чыгарылмаган булса, ата-ана хокуклары кайтарыла алмый.
– Ата-ана хокукларын торгызу турында уңай карар кабул итү өчен, суд тарафыннан өч мәҗбүри шарт ачыкланырга тиеш. Ата-ана, кылган гамәлләренең нәрсәгә китерүен аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, амораль тормыштан баш тартса; дәгъвачының яшәү рәвешендә радикаль үзгәреш булып, аерым алганда, алкоголь, наркотиклар кулланудан баш тартып, балага аның белән аралашканда, дөрес тәрбия алу мөмкинлеге бирелсә; ата-ана бала тәрбия-ләүгә мөнәсәбәтен үзгәртсә һәм бурычларын тулысынча үтәргә әзер булса, суд уңай карар кабул итәргә мөмкин, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән гражданнарның теләсә кайсы вакытта судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуларына карамастан, ата-ана хокукларын торгызу балигълык яшенә җитмәгән балаларга карата гына кулланылырга мөмкин.
Яшәү рәвешен, гадәтләрне тамырдан үзгәртү һәм хаталарны аңлау өчен билгеле бер вакыт таләп ителә. Ата-анага бу вакытны бирү өчен, уллыкка алу процедурасы ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң ярты ел вакыт үтмичә башлана алмый.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев