Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Хезмәт законнарын төгәл үтәгез

Мөслим районы прокуратурасы сөт һәм сөт продукциясе җитештерү буенча эшләүче “Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә хезмәт законнарын бозу буенча тикшерү үткәрде

Тикшерү нәтиҗәләре ачыклаганча, кооперативта РФ Хезмәт кодексының 123 маддәсендәге таләпләр үтәлми, кооператив хезмәткәрләре 2026 елга отпусклар графигы белән таныш түгел.

Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 57 маддәсе 2нче өлеше буенча да хокук бозу бар: эшчеләрнең хезмәт килешүләрендә эш урынындагы хезмәт шартлары күрсәтелмәгән. Нәтиҗәдә хезмәткәрләргә зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен өстәмә түләүләр башкарылмый.

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча кооператив идарәсе рәисе адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча тәкъдимнәр кертелде. Моннан тыш, кооперативка карата административ хокук бозу буенча РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсенең 6нчы өлеше буенча, ә вазифадагы затка карата кодексның 5.27 матдәсенең 1нче өлеше буенча ике эш кузгатылды, – дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Ангелина Рогачевская.

Прокурор тикшерүе актлары Татарстан Республикасы буенча дәүләт хезмәт инспекциясендә карала.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев