Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үтерү белән янаган

Торакның кагылгысызлыгы буенча закон бозган һәм үтерү белән янаган өчен гаепләнүче 47 яшьлек ир-ат суд каршында җавап тотачак.

Мөслим районы прокуратурасы 47 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 139 матдәсе 1 пунктында каралган (торакка законсыз үтеп керү) һәм РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 пунктында күрсәтелгән (үтерү белән янау) җинаять кылуда гаепләнә.

– Тикшерү версиясе буенча, 2023нче елның 7 ноябрендә 18.05 сәгатьтә гаепләнүче, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, законсыз рәвештә зыян күрүченең ихтыярына каршы аның торагына үтеп керә. Ул, кухня пычагы белән коралланып, зыян күрүчегә үтерү белән яный. Зыян күрүчене бу куркуга сала, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

Тикшерү барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде. Җинаять эше мировой судка җибәрелгән.

Фото - "Татар-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев