Урлашуны кәсеп иткән
Мөслим кешесе берничә тапкыр урлашкан өчен хөкем ителде.
Район прокуратурасы райондашыбыз кылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексы 158 маддәсенең беренче өлеше, икенче өлешнең “в” пункты һәм өченче өлешнең “а” пунктында күрсәтелгән җинаятьләр кылуда гаепле дип таныды.
– Суд ачыклаганча, гаепләнүче 2022нче елның 8 октябреннән 2023нче елның 26 сентябренә кадәр берничә тапкыр урлашкан. Аерым алганда, ул дүрт кешедән ике велосипед, ике телевизор урлаган. Шул рәвешле 2700 сумнан 6100 сумга кадәр зыян салган, – ди прокурор ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев.
Гаепләнүче югарыда саналган җинаятьләрне кылуда гаебен танымады.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен һәм хөкемгә тартылучының гамәлләрендә җинаятьләр рецидивын исәпкә алып, гаепләнүчене, җәзаны каты режимлы колониядә үтү шарты белән, 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә карар чыгарды.
Карар үз көченә кермәде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев