Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уяулыкны югалтмагыз!

Бары тик уртак тырышлык белән генә без бу куркынычны киметә алабыз

Җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: үзләрен махсус хезмәтләр яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр, гражданнарга финанслата файда вәгъдә итеп яки шантаж ысулын кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге җинаятьләрне башкарганда, җинаятьчеләр заманча технологияләр куллана. Уяулыкны югалтмаска, кибер-иминлек һәм медиаграмоталылык күнекмәләрен үстерергә кирәк.

Бары тик уртак тырышлык белән генә без бу куркынычны киметә алабыз.

РФ Җинаятьләр кодексында 205.1 маддәсе бар. Анда РФ Җинаятьләр кодексының 205 (террорчылык акты), 206 (тотык – заложник итеп алу), 208 (законсыз кораллы берләшмә оештыру һәм анда катнашу), 211 (һава яки су транспорты судносын яки тимер юл хәрәкәтчән составын урлау), 277 (дәүләт яки җәмәгать эшлеклесе тормышына кул сузу), 278 (хакимиятне көч кулланып басып алу һәм үз кулларыңда тоту), 279 (кораллы фетнә) һәм 360 (халыкара яклаудан файдаланучы затларга яки учреждениеләргә һөҗүм итү) маддәләрендә күрсәтелгән җинаятьләрнең берсен булса да башкаруга күндерү, яллау һәм башкача җәлеп итү, шушы җинаятьләрне кылу максатында коралландыру яки финанслау өчен җаваплылык каралган.

РФ Җинаятьләр кодексының 205.1 маддәсендә күрсәтелгән террорчылык эшчәнлегенә тартылу дигәндә, кемне дә булса югарыда санап үтелгән бер яки берничә җинаять кылу кирәклегенә ышандыру дип аңларга кирәк. Җинаять кылуга күндерү ысуллары төрле, шул исәптән психологик көч кулланып та булырга мөмкин.

Җинаять кылу өчен яллау (вербовка) да тыелган. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 205.1 маддәсендә саналган җинаятьләрнең берсен булса да кылуда катнашу өчен бер яки берничә кешене яллау эшчәнлегеннән (кеше табу, агитация, теләк белдерүчеләрне теркәү, язу һ.б.) гыйбарәт. Вербовка вакытында нинди дә булса көч кулланылмаска мөмкин.

Террорчылык характерендагы җинаять кылуга башкача җәлеп итү РФ Җинаятьләр кодексының 205.1 маддәсендә күрсәтелгән җинаять кылу теләген уятуга юнәлтелгән гамәлләр кылуны аңлата.

Террорчылык характерындагы җинаятьләр кылу максатында кемне дә булса әзерләү яки коралландыру корал һәм башка сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр яки шартлаткыч җайланмалар бирү, әлеге кеше белән махсус дәресләр үткәрү белән бәйле гамәлләрдән гыйбарәт.

РФ Җинаятьләр кодексында террорчылыкны финанслау дигәндә, террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрнең берсен булса да оештыру, әзерләү яки җинаять кылуны финанслау өчен икәнлеген аңдаган хәлдә, акча бирү яки җыю яисә финанс хезмәтләре күрсәтү дип аңларга кирәк. Әлеге җинаятьләр өчен җаваплылык катгый. РФ Җинаятьләр кодексының 205.1 маддәсе санкциясе нигезендә әлеге җинаятьләр өчен җәза сыйфатында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Мөслим районы прокуратурасы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев