Уяулыкны югалтмагыз!
Билгесез кешеләрнең банк карталарына, исәп-хисап счетларына акча җибәрү җинаять җаваплылыгы белән яный. Татарстанда Украинага ярдәм күрсәткән берничә кешегә җинаять эше кузгатылган
– Махсус хәрби операция башлангач, халык Украинада яшәүче гади халыкка актив төстә ярдәм итә башлады. Тик ярдәмнең бәла китерүе дә бар. Кайберәүләр илдәге вәзгыятьне үз файдасына куллана. Терроризмны финанслау, террористик акт буенча җинаять җаваплылыгы турында онытмагыз! РФ Җинаятьләр кодексының 205 маддәсе буенча террористик акт өчен 10-20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Терроризмга ярдәм иткән, финанслаган өчен 8-15 елга кадәр каты режимлы төрмә яный, – ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Рөстәм Мөхәмәтҗанов.
Неонацизм төркемнәрендә тору илне сатуга тиң. Күпләр бу сүзнең мәгънәсен аңлап бетерми. Нацизм төрле ысуллар белән үз милләтеңне башка милләтләрдән өстен кую омтылышын аңлата. Неонацизм – нацизм идеяләренә нигезләнгән заманча агым. Мондый төркемнәр нәфрәт идеологиясен алга сөрә, экстремизмга өнди.
Социаль челтәрләр аша яшүсмерләрне төрле ысуллар белән акча эшләргә өндәүчеләр бар. Балаларга җиңел акча эшләүнең нәрсә белән тәмамланачагын аңлату кирәк. Заводларда җитештерелүче техника турында мәгълүмат таратырга, техниканы фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыру да катгый тыела. Экстремистлар исемлегенә кертелгән оешмаларда тору закон бозу дип кабул ителә. Моның өчен 800 мең сумга кадәр штраф яисә 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев