Финанс базары шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, финанс өлкәсендәге мошенниклык еш кына яңа механизмнар һәм call (колл)-үзәкләр, дроп-сервислар куллану белән бәйле
Мошенниклык схемасы югарыда оештыручысы булган һәм пирамида рәвешендә төзелгән чылбырдан гыйбарәт. Җинаятьчел юл белән алынган һәм зур суммада акчасы булган затлар “заказ бирүчеләр” дип йөртелә. Алар “дроп”лар сайлый. Бурычны төгәл үтәүчеләр белән шушы “дроплар” аралаша.
– “дроп”лар – банк карталарыннан акча чыгару буенча легаль булмаган схемаларда җәлеп ителүче ялган затлар. Мондый затлар акчаны счетлардан һәм банк карталарыннан күчерү яки аларны акчага әйләндерү өчен җаваплылыктан качу максатыннан җәлеп ителә. “дроп”лар арасында үз эшчәнлекләренең хокук бозу икәнлеген аңлаган затлар белән бергә криминаль схемада катнашуларын аңламаучылар да бар. Алар үзләренең банк картасын, аның реквизитларын пин-коды белән бергә сатып (биреп) мошенниклык чылбырында катнаша ала, – ди район прокуроры урынбасары линар әскаров. – “дроп”лар үз гамәлләренең нәтиҗәсен ахырга кадәр аңламый һәм җинаятьтә катнашучы була. Еш кына әлеге гамәлләрне тиз хезмәт хакы эзләүче яшүсмерләр, студентлар һәм ышанучан пенсионерлар башкара.
Тиз арада акча эшләү буенча кызыклы эш тәкъдим итүче белдерүләр, кагыйдә буларак интернетта, кадрлар агентлыклары сайтларында, форумнарда, социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда урнаштырыла. Шуңа күрә очраклы рәвештә мондый легаль булмаган схемада катнашсагыз, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Банклар тарафыннан “дроп” билгеләре булган клиентларны ачыклау максатыннан төрле операцияләр үткәрелә. Шик тудырган клиентлар өстәмә исәпкә куела һәм аңа яңа карталар, башка электрон түләүләр алуга һәм карталары буенча финанс операцияләре уздыруга чикләүләр кертелә.
Банклар тарафыннан дроп-схемада катнашучы кешеләр составы һәм акча алу буенча аерым гражданнар ачыкланганда, мондый клиентлар һәм операцияләр турында мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәрелә.
Җинаятьчел схемаларда “дроп” сыйфатында катнашу җинаять җаваплылыгына китерә. Гражданин рф җинаятьләр кодексының 187 (түләү чараларының хокуксыз әйләнеше) һәм 159 (урлашу) маддәләре буенча җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш мондый гамәлләр өчен гражданнар финанс җаваплылыгына да тартыла.
Фото – Татар-информ архивыннан
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев