Телеңә хуҗа бул!
Мөслим районында полиция хезмәткәрен мыскыллаган өчен бер ир-ат хөкем ителде
Мөслим районы прокуратурасы 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аңа хакимият вәкилен мыскыллаган өчен 88 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем ителүче 2024нче елның 2 декабрендә 15 сәгать 30 минут тирәсендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге урнашкан беренче катында, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә, медицина хезмәткәрләре һәм халык каршында берничә тапкыр полиция хезмәткәрләре адресына мыскыллаучы сүзләр әйтә.
– Гаепләнүче гаебен өлешчә таныды. Суд карары законлы көченә керде, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Илвир Бәхтиев.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев