Тәрбияче ике яшьлек кызны кыйнаган
Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.
Әлмәт балалар бакчаларының берсендә булган коточкыч вакыйга җинаять эшенә әверелде. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.
Мәгълүматларга караганда, шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе ике яшьлек кызны кыйнаган. Тикшерү Комитеты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Ведомство башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев