Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәрәзә аша кергән

45 яшьлек ир-ат торак кагылсызлыгы буенча закон бозган өчен җавап тотачак.

Район прокуратурасы 45 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (торакка законсыз төстә үтеп керү) гаепләнә. 

Тикшерү версиясе буенча, 2023нче елның 14 ноябрендә 10.50 сәгать тирәсендә гаепләнүче Мөслим авылында, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә, балкон тәрәзәсен ватып кеше фатирына керә. 

Тикшерү барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде. Җинаять эше карау өчен мировой судка җибәрелде, дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскәров.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев