Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Танышын кыйнаган

Мөслим районы прокуратурасы 32 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьләрне кылуда, ягъни кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

– Тикшерү версиясе буенча 2023 елның 7 мартында 15 сәгать 20 минут тирәсендә гаепләнүче, исерек хәлдә, Мөслим авылы, Авзалов урамы, 1 йорт, “б” корпусы адресы буенча урнашкан күп фатирлы йорт янында булган. Шул вакытта, килеп чыккан конфликт аркасында, танышының башы һәм күкрәк читлеге өлкәсенә куллары һәм аяклары белән күп тапкыр суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүче авыр тән җәрәхәтләре ала, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте.
Хәзерге вакытта эш Мөслим район судында тикшерелә.

Рәмилә Сәләмова

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев