Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тән җәрәхәтләре ясаган

Тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүче 41 яшьлек ир-ат суд каршына басачак

Мөслим районы прокуратурасы 41 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен раслады. Суд ир-атны РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе 2 өлешенең “г” пунктында каралган җинаять кылуда (көч куллану яки янау белән кылынган талау) гаепле дип таныды.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2023нче елның 28 мартында якынча 11 сәгать 15 минутлар тирәсендә “Пятерочка” кибетенең сату киштәсеннән 0,7 һәм 0,5 литр күләмле ике шешә аракы урлаган.

– Кибеттән чыкканда аны кибет хезмәткәрләре (җинаять шаһитлары) туктатырга тырышып карый. Әмма гаепләнүче, кибет хезмәткәрләренә карата көч кулланып һәм янап, җинаять урыныннан китә, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.

Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, ир-атны гаепле дип тапты һәм өч елга сынау срогы белән  2 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә керде.

Фото – Татар-информ архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев