Тагын шул тырмага баскан
Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә кабат транспорт белән идарә иткән 57 яшьлек ир-ат суд каршына басты
Мөслим районы прокуратурасы 57 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, спиртлы эчемлек кулланып яңадан рульгә утыру).
Сорау алучылар версиясе буенча, эш фигуранты 2024нче елның 7 ноябрендә 17.00 сәгать тирәсендә, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат буларак, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, кабаттан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, үз йорты яныннан машинасына утырып юлга кузгала. Юлда ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
– Тикшерү барышында эш фигурантының спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы, сулышында абсолют этил спиртының 0,742 мг/л булуы ачыклана. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде, – ди район прокуроры урынбасары Ленар Әскаров.
Суд аңа 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде һәм, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыйды. Суд карары законлы көченә керде.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев