Суд карары чыкты
4 июнь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Хәйруллин эшен карады. Хәйруллин гаебен танымады.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы әллә мин генәме?! Кемнәргәдер йөрергә ярый, миңа юк булып чыгамыни? Нигә аларны да суд залына алып кереп бастырмыйсыз?! Мин ул көнне өч бокал сыра гына эчтем. Машинасыз ничек эшләргә тиеш соң мин? Ул бит минем бердәнбер эш чыганагы, – диде Хәйруллин.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итсә дә, ра-йондашыбыз һаман үзенең хаклы булуын исбатларга теләде. Ә видеоязмада Хәйруллинның ДАИ инспекторлары туктаткач, аягында чак басып торуы аермачык күренә иде. Өч бокал сыра гына эчкәнгә бер дә охшамаган иде Хәйруллин. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер Хәйруллинның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән биш мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Алкоголь кулланучы хәмер сөремендә ниндидер вакыйгага адекват бәя бирә алмый. Хәйруллинны тоткарлагач, без моңа кабаттан инандык, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды алдына баскан Хәйруллинга административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш Хәйруллин 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев