Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Суд карары чыкты

2022 елда районның ДАИ хезмәткәрләре, спиртлы эчемлекләр эчеп, транспорт белән идарә иткән 95 райондашыбызны тоткарлаган. Быел гыйнвар башыннан бу сан дүрт кешене тәшкил итә.

9 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Габидуллин эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Сөтле ризыклар белән генә тукланам. Кефир эчкән идем, бәлки, әчегән булгандыр. Мин ул көнне спиртлы эчемлекләр кулланмадым, – диде Габидуллин.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Әлеге видеоязмада Габидуллинның адекват булмавы аермачык күзгә ташлана. Сөйләшүе, аягында көчкә басып торуы, уңга-сулга чайкалуы да ир-атның спиртлы эчемлекләр куллануына ишарәли. Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер белән тикшерү үткәрүе, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү да судка дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан ике тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
– Ел башыннан, исерткеч эчемлекләр кулланып, руль артына утырган дүрт райондашыбызның берсе – 16 яшьлек яшүсмер. Яшүсмернең әтисенә балигъ булмаганнар комиссиясе утырышында штраф салынды. Спиртлы эчемлекләр кулланучылар, кызганыч, руль артына утырырга да курыкмый. Алар үзләренә генә түгел, юлдагы һәркемгә куркыныч тудыра, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Габидуллинга суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев