Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шайтан котырткан

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 60 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 60 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралганча (механик транспорт чарасы белән алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итеп административ җәзага тартылу), кабат җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, транспорт белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән өчен административ җәзага тартылган бу зат, шофер таныклыгы булмаган килеш кабат руль артына утырган.

– Әлеге ир-ат “KИA РИO” машинасында Катмыш авылыннан Мөслим авылының Кооператив урамындагы 156А адресы буенча урнашкан кибеткә юл тота. Юлда ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана һәм аның алкоголь кулланганлыгы ачыклана, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү ачыклаганча, ир-атның исерек хәлдә булуы билгеләнә, аның организмында 1,540 мг/л этил спирты табыла.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы судында карала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 

Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев