Сабак булсын!
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Сабитов эшен карады
Сабитов гаебен танымады. Судта мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма тәкъдим итүгә карамастан, Сабитов алкоголь кулланып рульгә утыруын инкарь итте.
– Мин алкоголь кулланмыйм. Ул көнне ачыган компот эчүем сәбәп булгандыр, көчле дарулар да эчтем. Бәлки, шуның йогынтысыдыр. Чит ил витаминнары эчәм, алкоголь гел кулланмыйм, – диде Сабитов.
ДАИ инспекторлары тәкъдиме белән алкотестерга өргән Сабитовның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуы ачыкланган. Судта тәкъдим ителгән видеоязмада Сабитовның үз-үзен тотышы да адекват булмавы күзгә ташлана.
– Алкотестер күрсәткечләре белән риза булмаса, шоферны район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә алып барабыз. Бу очракта да шулай булды. Сабитов вакыт үткәрер өчен әллә нинди хәйләләргә барса да, кан анализлары да Сабитовның алкоголь куллануын раслады, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Алкотестер һәм кан анализларына, видеоязмада теркәлгәннәргә нигезләнеп, Сабитовка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.
Суд барышында Сабитовның шундый ук җинаять кылганы өчен биш ел элек тә җәзага тартылганы билгеле булды. Бу - “үз гомеремдә бер мәртәбә дә алкоголь кулланганым юк" дигән кеше!
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев