Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сабак алмаган

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак

Мөслим районы прокуратурасы 32 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш кабат рульгә утыру).

Суд билгеләгәнчә, 2023нче елның 23 августында кич Салауз-Мухан авылы янында эш фигуранты, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, кабат алкоголь кулланган хәлдәрульгә утыра. Гаепле зат “Лада-Ларгус” машинасына Салауз-Мухан авылына юл тота һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Тикшерү ачыклаганча, аның организмында 0,315 мг/л этил спирты ачыклана. Ир-ат гаебен таныды.

– Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем карары үз көченә керде, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев