Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сабак алмаган

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүдә гаепләнүче 50 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 50 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган зат буларак, янәдән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү).

Суд билгеләгәнчә, Исәнсеф авылында яшәүче гаепләнүче, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган хәлдә, алкоголь кулланып янәдән рульгә утыра. Нәтиҗәдә Исәнсеф юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. 

Суд, дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, аңа 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем ителүче идарә иткән транспорт конфискацияләнде.

Фото – «Татар-инфор» архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев