Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Кеше һәм закон

Мөслим районы прокуратурасы райондашыбызга җинаять эше буенча гаепләү актын раслады

Хәзерге вакытта гаепләнүченең эше карау өчен Мөслим районы судына тапшырылган

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, спиртлы эчемлек кулланып кабат транспорт белән идарә иткән 44 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.
Мөслим районы прокуратурасы 44 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.
Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, спиртлы эчемлек кулланып яңадан рульгә утыру).
Сорау алучылар версиясе буенча, эш фигуранты 2025нче елның 14 мартында 15.00 сәгатьләр тирәсендә, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат буларак, кабаттан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә, үз йорты яныннан машинасына утырып юлга кузгала. Юлда ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
– Тикшерү барышында эш фигурантының спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы, сулышында абсолют этил спиртының 0,574 мг/л булуы ачыклана. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде, – дип хәбәр итә район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Линар Әскаров.
Хәзерге вакытта гаепләнүченең эше карау өчен Мөслим районы судына тапшырылган.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев