Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кеше һәм закон

Мошенниклар корбаны булмагыз!

Быел 18 райондашыбыз мошенниклар корбаны булган. Аларга килгән зыян күләме – 528 мең сум

– 2026 елның өч аенда мошенниклар Татарстан халкының 1,2 миллиард сум акчасын урлаган. 3437 мошенниклык һәм урлашу факты теркәлгән. Кешеләрне алдауның иң күп өлеше гыйнвар аена туры килә. Яңа ел бәйрәмнәрендә халык ял иткәндә, кырыкалдарлар “акча эшләгән”. Гыйнварда1400дән артык шундый җинаять теркәлгән. Мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 400 миллион сум акча урлаган, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Гадәттә хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәннәр мошенниклар корбаны була. Әмма 18-20 яшьлекләр арасында да зыян күрүчеләр саны арта бара.

– 2025 елның ноябреннән мошенниклар балаларны әти-әниләренең акчасын урлау өчен ешрак куллана башлады. Балаларның телефон аша әти-әниләренең банк счетларына контрольсез керүе сәбәпле, йөзләгән мошенниклык очрагы теркәлде. Балаларга банк мәгълүматлары сакланучы җайланмаларга керү мөмкинлеген бирмәгез! Мошенниклар яшүсмерләр яраткан социаль челтәрләрдән һәм онлайн-уеннардан да файдалана. Җиңел хезмәт хакы вәгъдә итеп яки уен валютасын түбән бәядән сату белән кызыктырып, шәхесне раслау өчен баладан әти-әнисенең банк карталары мәгълүматын кертүне сорыйлар, шуннан соң картадан зур суммадагы акча чыгарыла. Балага “техник белгечләр” исеменнән мошенниклар шалтырата һәм әти-әниләренең картасына кырыкалдарларның “юл салуы” турында хәбәр итә. Алдау юлы белән баладан смс-кодлар һәм онлайн-банкка керү мөмкинлеген алалар, – ди район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән испекторы Эльза Вахитова.

Балалар белән бәйле мошенникларның күбесе Татарстан республикасында теркәлгән. Мошенниклар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, баланы Украина махсус хезмәтләренә ярдәм итүдә гаепли һәм җинаять эше куркынычы астында акчаны курьерга тапшырырга яки “имин счет”ка күчерергә мәҗбүр итә. Татарстанда декабрьдә теркәлгән 38 миллион сумлык иң зур урлашу нәкъ менә шушы схема буенча булган. Яшүсмерне берничә көн дәвамында ул күчергән акчаны “тикшерергә кирәк, ул кире кайтарылачак” дип ышандырганнар.

– Яшьләрне дроперлар сыйфатында җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү очраклары да арта. Яшьләр җинаятьчеләргә үзләренең банк карталарын һәм исәп-хисап счетларын сата. Еш кына моның белән яшүсмерләр, студентлар шөгыльләнә, шул рәвешле алар җиңел генә акча эшләргә тели. Иң яшь тоткарланучыга быел гыйнварда 17 яшь тулды, – ди Фәрит Сәлахов.

Мошенниклык очракларын кисәтү өчен, гражданнар үзләренә кредит бирүне тыярга тиеш. Моны “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм күпфункцияле үзәк аша эшләргә була. Балигъ булмаган балаларга да контроль көчәйтелде. 2025нче елның 1 августыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр ата-анасы ризалыгы белән генә исәп-хисап счеты ача ала. 

– Бер генә дәүләт органы да телефонга килгән смс-кодны яки акчаны “имин счет”ка күчерүне таләп итмәячәк. Әти-әниләр смартфоннарына балаларга билгеле булмаган парольләр куйсын иде. Банк кушымталарына бармак эзе буенча керү юлын көйләгез. “Дәүләт хезмәтләре”ндә үз исемегездәге СИМ-карталарны тикшерү һәм тыю сервисыннан файдаланыгыз. Шикле номерларга шалтыратмагыз! Мошенниклар шалтыратуына шик туганда, трубканы куегыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга һәм балаларыгызга да мошенникларның хәйләсе турында җентекләп сөйләгез, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Наилә Нәбиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев