Мәгълүмат белән сак эш итегез!
РФ Җинаятьләр кодексы гражданнарның шәхси мәгълүматларын яклауга кагылышлы яңа җинаять составы белән тулыландырылды
РФ Җинаятьләр кодексы гражданнарның шәхси мәгълүматларын яклауга кагылышлы яңа җинаять составы белән тулыландырылды.
2024нче елның 30 ноябрендә кабул ителгән 421 санлы федераль закон нигезендә, РФ Җинаятьләр кодексына гражданнарның шәхси мәгълүматларын яклауга кагылышлы үзгәрешләр кертелде. РФ Җинаятьләр кодексының 272.1 маддәсе нигезендә, законсыз рәвештә алынган шәхси мәгълүматлар кулланган һәм (яки) тапшырган, компьютер мәгълүматын җыйган һәм (яки) саклаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Мондый гамәлләр өчен 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Компьютердагы мондый мәгълүмат балигъ булмаган балаларның шәхси мәгълүматларын яки биометрик мәгълүматны үз эченә алса, яисә әлеге җинаятьчел гамәлләр табыш алу, зыян салу максатыннан, бертөркем затлар тарафыннан алдан сөйләшеп, хезмәт вазыйфаларыннан файдаланып эшләнсә яки бу гамәлләр авыр нәтиҗәләргә китерсә, җаваплылык көчәйтелә. Мондый гамәлләр өчен 10 елга иректән мәхрүм итү максималь җәза булып тора.
Шәхси мәгълүматлар тупланган компьютер мәгълүматын алга таба тапшырган, яисә мондый мәгълүматны Россия Федерациясе территориясенә керткән яки Росиия Федерациясе территориясеннән чыгарган очракта 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнергә мөмкин.
– РФ Җинаятьләр кодексының 272.1 маддәсе нигезендә, законсыз рәвештә тупланган шәхси мәгълүматны саклау һәм (яки) тарату өчен билгеләнгән мәгълүмат ресурсларын (сайт, мәгълүмати системалар, программалар) төзегән һәм (яки) аларның эшләвен тәэмин иткән өчен җинаять җаваплыгы каралган. Мондый гамәлләр өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев