Кылганыңа җавап бир
Чит кешенең мөлкәтен урлауда гаепләнүче 52 яшьлек ир-ат хөкем ителде
Район прокуратурасы 52 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 матдәсенең 3 өлеше “г” пунктында каралган җинаять кылуда (урлашу, ягъни банк счетыннан чит милекне яшерен урлау) гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча 2023 елның 19 октябрендә 12 сәгать 30 минутта эш фигуранты спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә Мөслим авылында үзенең йортында танышының җир өстенә төшеп калган һәм эчендә банк карталары булган РФ паспортын табып ала.
– Шул ук көнне гаепләнүче 12 сәгать 39 минуттан алып 16 сәгать 42 минут аралагында чит милекне урлау максаты белән, зыян күрүченең банк карталарын файдаланып, банк картасы аша түләү юлы белән Мөслим авылы кибетләреннән 7430 сумлык материал-товар байлыклары сатып ала, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
РФ Җинаять кодексының 73 мәддәсен кулланып, суд аны бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итте.
Суд карары үз көченә керде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев