Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Кыек” куллы кыз

Карак кыз суд каршында җавап тотачак.

Район прокуратурасы Ставрополь краеның Грачевский районында туган 26 яшьлек кызга карата җинаять эше буенча гаепләүне хуплады. Әлеге кыз РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсенең 3 бүлеге “г” пунктында һәм 159 маддәнең 1 бүлеге каралган җинаятьләрне кылуда гаепләнә – ул банк счетыннан чит кешенең милкен урлаган һәм мошенниклык кылган.
– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 1 гыйнварында 12 сәгатьләр тирәсендә үзенең яшәү урынында булган кыз “Телеграм” социаль челтәрендә ялган белдерү урнаштыра: янәсе, онлайн мәктәп һәм укыту өчен бизнес-курс сата. Мөслим авылында яшәүче берәү әлеге бизнес-курсны сатып алырга ризалаша һәм гаепләнүченең счетына акча күчерә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Аннан соң мошенник кыз, “корбан”ының банк картасы мәгълүматларын белеп, ул картадан акчаны үзенең виртуаль картасы счетына күчерә. Мөслимдә яшәүчегә 10980 сум 50 тиен зыян килә.
Моннан тыш, 2022нче елның 4 гыйнварында 16.00 сәгатьләр тирәсендә Дагыстан Республикасының Буйнакск шәһәрендә яшәүче хатын-кыз бизнес-курс өчен гаепләнүченең счетына 4800 сум күләмендә акча күчерә.
Гаепләнүче кыз үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше тикшереп карау өчен Мөслим район судына җибәрелде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
 

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев